Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кайчак комбайн да киреләнә

“33 ел азмы ул, күпме?”, дип сүзен башлады “Кызыл юл” хуҗалыгының алдынгы комбайнчысы Рәфыйк Галиев. Минем тормыш инде ул дип елмаеп җавап бирүдән ары сүз әйтә алмадым. Менә шуның кадәр инде мин комбайнда, диде ул.

1986 елда “Нива” комбайнында беренче урагында эшли Рәфыйк абый, ләкин ул чакта ярдәмче буларак кына. Аннан соң инде үзенә яңа “Нива” бирәләр. Күпмедер вакытта соң аны яңа “ДОН-1500” алыштыра, ә быелгы сезонны ул яңа “Тукано 570” белән башкарып чыккан.

Утыз елдан артык эшләү дәверендә Рәфыйк абыйның ярдәмчеләре булып  дистәләгән егетләр эшли, алар арасында улы Марсель дә була. Алдынгы комбайнчы кул астында чыныгу алганнан соң аларның күбесе шул юнәлештә эшләп тә китә. Кемдер тракторчы, кемдер комбайнчы булып, шулай ук уку йортларында авыл хуҗалыгы буенча укуларын дәвам итүчеләр дә бар.

Нишләп башка техникага утырмадыгыз, икешәр “тимер ат”та эшләүче игенчеләребез шактый бит дигән соравыма да аптырап калмады ул: “Комбайнда эшләвем дә бик җитә”, дип җавабын кыска тотты. Мин хуҗалыкка килгән көнне Рәфыйк абый хезмәттәше Нәкыйп Шәйхетдинов белән авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерәләр иде. “Кыр кораблары”н кышкы сакланышка урнаштырганнан соң менә шулай башка техника ремонтына алыналар алар. “Утыз елдан артык бергә комбайнчы булып эшләдек, мин быелгы уракка чыкмадым инде. Ардырды. Яшьләр эшләсен”, диде Нәкыйп абый. Игенчеләрнең озак еллар бергә эшләүләре сизелеп тора, төзекләндерү эшләрен башкарган чакта да бер-берсен ярты сүздән аңлап, берсен-берсе мактап эшли алар.

Гадәттә, кечкенә чактан ук малайлар әтиләренең техникада эшләгәнен күреп, алар янәшәсендә чуалып, киләчәктә үзләре механизатор я шофер булып китәләр. Тик Рәфыйк абыйның әтисе балта остасы булган. Дөрес, аннан да күп әйбергә өйрәнә ул һәм комбайн сезоны тәмамлангач, төзелеш эшләрендә эшли, йорт җирендә дә агач эшләрен үзе башкара. Рәфыйк абыйның улы да аның хезмәт юлын кабатламый, Марсель Казанда эшли һәм яши, кызлары Миләүшә дә калада. Тормыш иптәше Илүсә күпьеллар пунктта эшләгән, бүгенге көндә социаль хезмәткәр булып хезмәт куя. Йорт җирләре җитеш, абзар тулы мал-туар Галиевларда. Хезмәтләрен дә, өйдәге эшләрен дә ялт итеп алып бара торган тырыш гаилә алар.

Рәфыйк абый хакында хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин “Безнеке генә түгел, районның алдынгы комбайнчысы ул”, дип горурлана. Чынлап та горурланырлык шул, быелгы эш сезонында ярдәмчесе Рәлиф Нургалиев белән 46114 центнер уңыш җыеп алганнар. Шул ук вакытта күңелне тырнап торган бер факт та бар, елның-елында ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бүләкләнүче комбайнчылар арасында Рәфыйк абый юк. Алдынгы исемен район эчендә генә йөртсә дә, күңел түрендә нишләп миңа да юк дигән соравы туса да, игенче йөзендә ныклы ышаныч тудырып, димәк әле җитәрлек эшләмәгәнмен, диде. Эшләгән эш, әлбәттә, мактаусыз калмас, Рәфыйк абыйга тырыш хезмәте өчен көтмәгән бүләкләре дә насыйп булыр әле.

Озак еллар иген кырларында эшләп, һава торышын көнендә генә түгел, кышныкын җәйдән, җәйнекен кыштан чамаларга өйрәнгән инде Рәфыйк абый:  “Шулай да хәзер кыш та җылы килә, җәй дә аңа карап салкын түгел, барысы да үзгәрде. Тик шунысын төгәл әйтә алам, быелгы кебек уңышлы елны мин хәтерләмим. Тырышып эшләп, игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булды. Быел кукурузда да нинди матур көннәрдә эшли алдык бит, кар яугач басуда эшләгән еллар да булмады түгел. Дөрес, иртәгә һава торышы бозыла дисәләр, алны-ялны белми эшлибез, туктап торган юк инде. Өйгә дә төнлә генә кайтабыз. Быел да шундый бер көндә хәтта 2300 центнерны суктырган булды. Ә менә икенче көнне инде эшлим дисәң дә эшләп булмады, комбайн киреләнде. Әйе, әйе, кайчак комбайн да киреләнә”. Әлбәттә, кырда эшләү җиңел түгел. Урак чорында, караңгы төшеп, комбайн артында тузан күренми башлаганчыга кадәр эшләргә күнеккән алар. Бу чор – игенчеләр өчен аруны-талуны белми торган вакыт. Кар яугач та игенченең күңеле кырда аның. Хәзер инде ул бу уракта булган бөтен авырлыкларын онытып, икенче елныкын кайгырта башлый һәм күңеленнән генә язны, аннан җәйне көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алдынгы комбайнчылар