13 декабрь 2020 яңалыклары
-
Коррупция күбрәк булган саен, законнар да күбрәк була
Ришвәтчелекнең төп урыны юк, чөнки ул юл куйган һәр урынга керергә сәләтле. Төрледән-төрле сәүдә үзәкләрендә дә, уку йортлары, хастаханә, шул исәптән, төзелеш, хакимият органнарында да күзәтергә мөмкин аны.
-
Әнисе йоклаганда, өч яшьлек бала өйалдында туңып үлгән
Әни кеше баласының салкынга чыгып киткәнен абайламый калган
-
Бүген Балтачта үзәк чыршыны ачу тантанасы узды
Балтачның үзәк чыршысындагы утларны кабызырга Кыш бабай үзе килде...
-
Жанга-тәнгә сихәт бирүче бина
Районыбызда «Сәламәтлек» программасы кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларын төзү дәвам итә. Агымдагы елның җәендә мондый бәхет Арбаш авылы халкына елмайган булса, аның бу елда икенчесе, ә гомумән, район буенча унбишенчесе Салавыч Сәрдегәне авылында ачылды.
-
Кайчак комбайн да киреләнә
“33 ел азмы ул, күпме?”, дип сүзен башлады “Кызыл юл” хуҗалыгының алдынгы комбайнчысы Рәфыйк Галиев. Минем тормыш инде ул дип елмаеп җавап бирүдән ары сүз әйтә алмадым. Менә шуның кадәр инде мин комбайнда, диде ул.
-
Бердәмлек – зур көч
Балтачның һәрбер авылында кыска гына вакыт эчендә әллә нинди үзгәрешләр булып куя. Шул уңайдан “Хезмәт десанты”ның чираттагы тукталышы Нөнәгәр авыл җирлегендә булды. Биредә без җирлек башлыгы Альфред Әхмәтханов белән җирлектәге яңарышларны барлап үттек.
-
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган
Эпидемия башланганнан алып республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 11 502 тапкыр куелган.
-
Смәелнең “Ак әбие”
Бүген авылыбызның бик хөрмәтле кешесе Гыйззәтбану апа Муллазариф кызына 90 яшь тулды.
-
«Тун» астында пешерелгән тавык ите
Бик тәмле килеп чыга.
-
«Каенкай»да квест-уен үткән
Бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган квест-уен оештырылды.
-
Киләсе уку елында безне нинди яңалыклар көтә?
ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин социаль челтәрләрдә Татарстанның рәсми берләшмәләрендә онлайн-трансляция форматында татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк
-
Беркем дә, берни дә онытылмасын... Батырлар истәлегенә
Ватан Геройлары көне – истәлекле көн. Ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә.
-
Сөенечле хәбәр! Белми калма!
Ташламалы бәядән язылу акциясе 20 ДЕКАБРЬГӘ КАДӘР озайтылды.