Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беркем дә, берни дә онытылмасын... Батырлар истәлегенә

Ватан Геройлары көне – истәлекле көн. Ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә.

Безнең халыкның батырлыгын мәңгеләштерү, тарихи вакыйгаларны истә тоту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан Балтачыбызда да матур чара булып узды: тантаналы төстә Ватанны саклаучылар паркы рәсми ачылды. «Бүген безнең Геройларыбызны искә ала һәм батырлыкны хөрмәтли, аеруча яшь буынга тәрбия бирә торган бәйрәм. Районыбыз 6 Советлар Союзы, 1 Россия һәм 6 Социалистик Хезмәт Героен тәрбияләгән. Без моның белән чыннан да горурлана алабыз. Бүген биредә җыелуыбызның максаты да шул – Геройларыбызны искә алу, хөрмәтләү», – диде район башлыгы Рамил Нотфуллин күркәм чарада. ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев республикабыз җитәкчелеге исеменнән әлеге истәлекле көн белән тәбрикләде, исәнлек-саулык, зурдан-зур уңышлар теләде. Чарада җитәкчеләр, хәрби ветераннар, мәктәп укучылары катнашты, шулай ук бертөркем хәрбиләр бүләкләнде.

Заманча, экспонатларга бай парк «Парк һәм скверлар» республика программасы кысаларында төзекләндерелде. Объектлар арасында иң яңаларының берсе – Россия Герое Олег Исаевка багышланган стела. Паркта Әфганстан һәм Чечня сугышы ветераннары һәм хәрби хезмәттәгеләр көче белән хәрби техника һәм экспонатлар булдырылган. Бу хәрби патриотик парк яшь буында туган халкының батырлыгына хөрмәт тәрбияләү һәм патриотизм рухын көчәйтү ысулы.

Парк халык арасында популяр мирас объекты булып тора. Бу парк бүгенге көнгә кадәр яшәү насыйп булмаган хәрбиләребез, Россия флагы астында армия бурычларын үтәүчеләр, Ватан сугышчылары истәлеген саклый торган тарихи әһәмияткә ия урын. Чөнки аның башлангычында Әфганда, төрле «кайнар нокта»ларда булган ветераннар тора. Киләсе буын тарихны онытмасын һәм хөрмәт итсен, исән хәрбиләребез шушында җыелып хезмәттәшләрен искә алсын, инде бакыйлыкка күчкән райондашларыбызның якыннары паркка килеп, аларны искә алып, тынычланып китсен өчен ясалган урын бу. Беркем дә, берни дә онытылмасын иде. Күгебез аяз, тормышыбыз тыныч булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: геройлар көне Ватанны саклаучылар паркы