Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бердәмлек – зур көч

Балтачның һәрбер авылында кыска гына вакыт эчендә әллә нинди үзгәрешләр булып куя. Шул уңайдан “Хезмәт десанты”ның чираттагы тукталышы Нөнәгәр авыл җирлегендә булды. Биредә без җирлек башлыгы Альфред Әхмәтханов белән җирлектәге яңарышларны барлап үттек.

Әле дистә еллар элек кенә район  авылларында урамнар юлсыз, кайбер чишмәләр ташландык хәлдә, зират коймалары аннан-моннан терәткән булса, бүген инде һәр авыл яңа, үзгә, күзне иркәли торган төзелешләр белән каршы ала. Үзара салым акчалары җыела башлаганнан бирле башкарылган эшләр нәтиҗәсе ул. Нөнәгәр авыл җирлегенә өч авыл керә һәм монда яшәүчеләр акчаларның максатчан тотылуын күреп, үзара салымны вакытында җыеп тапшыралар. “Чутай, Нөнәгәр, Комзаводта тулаем эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап карасак, зират коймаларын яңарту, чишмәләрне торгызу, авыл юлларын рәтләү кебек эшләр тулысынча эшләнеп бетте диярлек. Авылларда башкарыла торган эшләрнең барысы да үзара салым акчасына гына эшләнми, әлбәттә, “Кызыл юл” хуҗалыгы да зур ярдәм күрсәтә.  Быел, мисал өчен Чутайда зират коймасы, балалар мәйданчыгы эшләнде. Чутай авылы сазлыкта утыра, шуны бетерү максатыннан җир казылып, ике урынга торба салынды, шулай ук авыл эчендә канаудан су агу өчен дә торбалар салынды. Грант отып, балалар мәйданчыгы белән спорт мәйданчыгы эшләргә тотындык. Быел планлаштырылып, балчык ташып куелды, икенче елга бетонлап, табигый өслек белән эшләп бетерәчәкбез. Нөнәгәр авылында балалар мәйданчыгы эшләнде, хоккей мәйданчыгына ком таратылып, бүгенге көндә боз катырылды. Яңа күпфункцияле үзәк, балалар мәйданчыгы төзергә иске өйләр сүтелеп, җир әзерләнде. Чутайның яңа фермасы яныннан авылга су ялганды. Комзаводта шулай ук зират коймасы эшләнде. Икенче елга әлеге эшне дәвам итәргә 101 мең сумлык материаллар алынып куелды. Алардан тыш икенче елга үзара салым акчасына юл да эшләнәчәк әле”, дип быелгы һәм алдагы елга планлаштырган эшләрен барлап үтте җирлек башлыгы.

“Кызыл юл” хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин белән һәрчак аңлашып эшләвен ассызыклап үтте Альфред Заһирович. “Кем генә, кайчан гына ярдәм сорап барса да берәүне дә кире бормый ул, хуҗалыкта эшлиме ул кеше, юкмы, аңа да карамый, ничек ярдәм итә алса, шулай ярдәм итә. Салам һәм печән чорында алып кайтып кына калмыйча, өеп тә бирүне оештыра, кыш көне өч авылның да юлын ялт итеп тота, өлкәннәр көненә авылдагы бөтен өлкәннәргә бүләкләр өләшә, бәйрәмнәр вакытында да хуҗалыкның иганәчелек ярдәме зур”, дип хуҗалык тарафыннан күрсәтелгән ярдәмнәрне санап үтте җитәкче.

Нөнәгәр җирлегенә кергән авылларда һәрбер эшкә ярдәм итеп, көченнән килгәнчә булышып торучылар да байтак. Алар – Фидаил Гомәров, Рамил һәм Варис Фазылҗановлар, Рифат Миңмуллин, Варис Галиев, Ринат Гарипов, Фәйрүзә Закирова, Азат Бурашев, Рөстәм Нәҗипов, Раиф Гарифуллин. Авылыбызда мондый кешеләр булганда бар эшкә дә курыкмыйча алынырга була, дип сөенечен яшерми җирлек башлыгы.

Бердәмлектә көч дип элек-электән юкка әйтмиләрдер шул. Ике җитәкченең бер юнәлештә нәтиҗәле һәм максатчан эш алып барулары авыл халкы өчен уңайга гына, әлбәттә. Аларның тырышлыкларын күреп ярдәм итәргә атлыгып торучылар да табыла. Авыл җанлы патриотлар булганда авыл яшәячәк һәм чәчәк атачак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы