Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Киләсе уку елында безне нинди яңалыклар көтә?

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин социаль челтәрләрдә Татарстанның рәсми берләшмәләрендә онлайн-трансляция форматында татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк

Татарстанда «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру: 2020 ел нәтиҗәләре һәм 2021 елга планнар. Бу темага дүшәмбе, 14 декабрьдә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән #ТатарстанОнлайн программасының турыдан-туры эфиры булачак.

"Мәгариф" илкүләм проекты ярдәмендә республикада нәрсә эшләнде? 2020 елда мәгариф учреждениеләре эшенең төп нәтиҗәләре нинди? Киләсе уку елында безне нинди яңалыклар көтә? Кунак әлеге сорауларга, шулай ук кулланучылардан килеп ирешкән сорауларга ВКонтакте, Сыйныфташлар һәм YouTube платформасында 11: 00 сәгатьтә башланачак программа барышында җавап бирәчәк.

Программа барышында социаль челтәрләрдән файдаланучы һәр кеше үзен кызыксындырган сорауларын бирә алачак. Иң киң таралган һәм актуаль сорауларга кунак туры эфирда җавап бирәчәк, ә калган кулланучыларга конкрет сорауларга министрлык белгечләре  эфирдан соң җавап бирәчәк.

#ТатарстанОнлайн программасы Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә 2020 елның апреленнән чыга. Әлеге проект кысаларында Татарстанлылар студия кунакларына актуаль темалар буенча онлайн режимда үз сорауларын бирә алалар. Студиядә Татарстанның 15тән артык министр һәм төрле ведомство җитәкчеләре катнашты. Ә 2020 елның сентябрендә онлайн эфирда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм социаль челтәрләрдән файдаланучы Татарстан Республикасында яшәүчеләр сорауларына җавап бирде.

Трансляцияне 14 декабрьдә 11:00дә түбәндәге сылтамалар буенча карагыз:

https://vk.com/video-85877975_456241919

https://ok.ru/live/3101571620534

https://www.youtube.com/watch?v=pjka_zk3Myc

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: онлайн трансляция