Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Смәелнең “Ак әбие”

Бүген авылыбызның бик хөрмәтле кешесе Гыйззәтбану апа Муллазариф кызына 90 яшь тулды.

Гыйззәтбану апа бу гомер бәйрәменә зур тарих язарлык, матур да, катлаулы да тормыш юлы узып килде. Иң мөхиме, ул тормыш юлының саруларында саруламыйча, алган кыйбласына туры калып, үзеннән матур хатирәләр калдырып яшәде. Бу чор балалары ил тарихына иң зур фаҗигаләрне кичергән буын буларак, “Сугыш чоры балалары” булып кереп калдылар. Аның быелгы туган көне-юбилее – Бөек Җиңүнең 75 еллыгына туры килүе белән аеруча истәлекле. Гыйззәтбану апа 1930 елның 13 декабрендә ут күршебез Шеңшеңәр авылында, авылның бик хөрмәтле кешеләре булган Муллазариф абый белән Нәфисәбану апа гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга аваз сала. Алар гаиләдә алты бала-биш кыз, бер егет үсәләр. Апалары Фәрвизә, Зәйнәп, Гыйлембану, абыйсы Нәкыйп, Гыйззәтбану һәм сеңлесе Сания. Әти-әниләренең гомерләре кыска була. Әтисе 66 яшьтә, әнисе 58 яшьтә гүр ияләре булалар. Инде бүгенге көндә барлык туганнары да бакыйлыкта, авыр туфраклары җиңел, урыннары Аллаһының җәннәтләрендә булсын! Ул башлангыч, җидееллык белемне Шеншеңәр мәктәбендә ала. Шуннан соң инде, 14 яшьтә, чын итеп аның колхозда хезмәт юлы башлана. Гәрчә мәктәптә укыганда ук колхозның җәйге, көзге чорлардагы кул көче белән терлек азыгы, печән әзерләү, бәрәңге казу кебек иң авыр эшләре укучы балалар хезмәтеннән башка узмый. Мәктәпне тәмамлагач Гыйззәтбану апа җәйге чорларда бригада да, кырда нинди эш кушсалар шунда эшли. Ә кыш көне яшь кызларны урман кисү, агач хәзерләү эшләренә дә җибәрәләр. Алар, хәтта, Алексеевск районы урманнарына кадәр барып эшлиләр. Ул зиһенле кыз буларак, ике ел почта хезмәткәре дә булып эшләп ала. Сугыш башланганда олы кеше буларак әтиләре Муллазариф абый сугышка бармый. Гыйззәтбану апа ул вакытларны: “Сезнең йорттан сугышта кеше юк, дип, иң авыр эшләрне безгә кушалар иде”, дип искә ала. Алар 1954 елда Смәел егете Кави абый белән танышалар. Кави абый да алар кебек, Смәелнең бик хөрмәтле гаиләләреннән, бик булдыклы егет була. Гыйззәтбану апа әйтүенчә, бер-ике тапкыр очрашып сөйләшкәч, алар бер-берсен бик тиз аңлап, гаилә дә корып җибәрәләр һәм ялгышмыйлар.

Әлеге язманы тулысынча газетабыздан укый алачаксыз.

Автор: Солтан Фатыйхов, Смәел мәчете, мөтәвәллияте рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей юбилей белән котлау