Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Каенкай»да квест-уен үткән

Бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган квест-уен оештырылды.

Мәктәпкә хәзерлек төркеме тәрбиячеләре Әлфия Мәрданова һәм Марина Муллагалиева балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтү юнәлешендә күләмле эш алып баралар. Шуның нәтиҗәсе буларак оештырылган квест-уенда малайлар һәм кызлар юл билгеләре буенча шигырьләр сөйләп үттеләр, машинада йөри торган махсус креслога утыргач, үзеңне ничек беркетергә кирәклеген эшләп күрсәттеләр, махсус хезмәтләр – полиция, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү һәм газчыларның эшләрендә куллана торган җиһазлар белән таныштырдылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, юл билгеләрен ничек белүләрен күрсәттеләр. Әлеге бик эчтәлекле чараның кунагы булган “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева балаларның белемнәренең югары дәрәҗәдә булулуарын ассызыклап, әлеге тырышлыклары өчен аларга бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уен