Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кыр эшләре көндәлеге: «Сосна» хуҗалыгы (+видео)

“Сосна” күмәк хуҗалыгы башка авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре кебек үк уракка бердәм булып кереште.

Һәр комбайнчы, һәр шофер, йә булмаса һәр механизатор – барысы да бүгенге көннең әһәмиятле булуын аңлар эш итәләр. Хуҗалык рәисе Фирдәвес Ситдыйков әйткәнчә, басулар тигез өлгермәү сәбәпле, төрле басулардан күчеп йөрергә мәҗбүрләр, көтеп ятып булмый, һәр минутның кадерле икәнен барыбыз да аңлыйбыз, ди ул. Бүгенге көндә биредә арыш сугалар, шулай ук көзге бодайга кереп китәргә исәплиләр. Уңыш та югары, 40ар центнер, аннан да югары уңыш чыга. Төп бурыч шушы югары уңышны югалтусыз җыеп алу, диләр биредә. Хуҗалыкта эш бердәм оештырылган. Басуда комбайннар артыннан ук саламны рулонлап аны машинага төяп, хуҗалык фермасына озаталар. Димәк, көзге чәчүгә җир әзерләү өчен барлык мөмкинлек тудырылган. Комбайннар ватылмыйча исән-сау эшләргә насыйп булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак