Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Рекорд бар. Дәвамлы булсын!” (+фоторепортаж)

Җыелыш буласы көннәрдә генә “Татарстан” хуҗалыгы үз тарихында (һәм әлегә район тарихында да) беренче тапкыр көндәлек 20 тоннадан артык сөт савып, зур уңышка иреште.

Үткән көздә исә хуҗалыкның “Ландыш” һәм “Кама” кушаматлы ике сыеры “Алтын көз” Бөтенрәсәй конкурсында катнашып, көмеш медальләр яулаган, хуҗалык исә РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Дипломы белән бүләкләнгән иде. Сөтчелектә ничә дистә еллар дәвамлы төстә нәсел эше, яңа алымнар, технологияләр... белән шөгыльләнүләре нәтиҗәсе бу. “Бик күпләрнең тырыш, тынгысыз хезмәте нәтиҗәләре болар. Өлеше кергән һәрберегезгә олы рәхмәтләремне җиткерәм”, – дип, үз чыгышын котлау һәм рәхмәт сүзләре белән башлады хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин.

Җыелышның дәвамы исә, ирешелгәннәр турында сөйләүдән тыш күбрәк оттырыш-резервларны барлауга, анализлауга корылган иде.

– Табигать шартларыннан зарланырга ярамый, шул шартларга яраклашып эшләргә өйрәнергә кирәк, – дигән беренче җөмләсеннән үк докладчы сәбәпләрне үзләреннән эзләргә кирәклеккә ишарә ясады. Әйтик, үткән ел чәчкән һәр гектарга 74 килограмм тәэсир итү көче исәбеннән минераль ашламалар, һәр гектарга 630 тонна органик ашлама кертелгән, корткычларга, чүп үләннәргә каршы агу-химикатлар белән дә эшкәрткәннәр, макро-микроэлементлар белән дә тукландырганнар. Нәтиҗәдә, хуҗалык буенча гектарыннан уртача 32 центнер уңыш үстергәннәр, ә көзге арыш белән көзге бодай 35-43әр центнер уңыш биргән. Аерым культураларда гына түгел, басуларда да чуарлык бар. Менә шуларны гына бетергәндә дә күпме плюс булыр иде, диләр.

Үткән ел хуҗалыкта яңа төр терлек азыгы – районда беренчеләрдән булып карнаж хәзерли башладылар. Кукуруз чәкәненнән хәзерләнүче бу төр азык сөтчелек тармагындагы үсешкә үз өлешен керткән инде (кукурузны бөртеккә игеп, алдагы елдан шактый күбрәк уңыш алганнар). Шулай ук башка төр терлек азыкларының сыйфатлы булуы да роль уйнаган. Өстәмәләр сатып алуга тотылган миллионнар да “эшкә җигелгән”. Бүген элекке кебек башак-сенаж ашатып кына мул сөт савып булмый шул. Хуҗалык кассасына кергән акчаның 80 проценты терлекчелектән булганга, бу тармакта үзгәреш-яңалыксыз да булмый. Иң мөһиме: бу хезмәтләр эзсез калмаган: алдагы ел белән чагыштырганда хуҗалык 619 тонна сөтне күбрәк җитештергән. Майлы, сыйфатлы сөт сатулары да өстәмә акча чыганагы булып торса, НДС белән эшләү нәтиҗәсендә генә дә сөтчелектән 13 миллион сум өстәмә акча кертә алганнар. Җитештерү генә түгел, очсызга җитештергәнне кыйммәткә сатарга да өйрәнә торган заман шул бүген.

Соңгы елларда рапс мәйданнарын арттырып та, шактый “көйсез” бу культураны үстерергә, орлыгын сатып акча эшләргә дә өйрәнеп киләләр. Үткән ел 14 миллион сумга якын акча (җитештерү алдагы елдан 434 тоннага күбрәк, әле рапс мәйданнарын быел тагын да арттырырга, 540 гектарда  игәргә җыеналар) нәкъ менә шушы юл белән кергән.

Республикада, районда санаулы хуҗалыклар гына үстерүче бәрәңгедән дә кул селтәмәделәр биредә. Елы-елы белән иң рентабельле булса да, кызганычка, бу күрсәткеч тотрыксыз һәм аның сәбәпләре үстерүчедән генә бәйле булмаганга, бәрәңгегә булган мондый карашны аңлап та, аклап та була. Яки отасың, яки отыласың. Үткән ел, әнә, отканнар: “Гала”, “Ред-Скарлетт”, “Рокко” сортларын игеп, бөтенесе 5196 тонна уңыш җыйнап алганнар (гектарыннан уртача 288 центнер). 79 процент рентабельлелек белән сөендергән бу култура. Уңышы да әйбәт, сатып алучылар да булган, бәяләре дә ярыйсы, әле бу көндә дә сатарга 2600 тонна бәрәңгеләре бар.

Үткән ел финанс ягыннан шактый авыр булды дисәләр дә, хуҗалыкта яңа төзеләчәк ферма төзелешенә 55 миллион 807 мең сум акча бүленгән, фермалар ремонты да онытылмаган, елдагыча спонсорлыкка (төрле бәйрәмнәргә бирелгән акчалардан тыш, монда хезмәткәрләрне ташламалы шартларда шифаханәләргә җибәрү, процентсыз кредит бирү һ.б.лар да керә) 3 миллион сумга якын акча тотылган. 26 миллион сумга таналар, елдагыча 13 миллион сумнан артык күләмдә яңа техникалар һәм җайланмалар сатып алганнар. Хезмәт хакын 28 процентка үстергәннәр. Аны тоткарлыксыз, акчалата биргәннәр. Хуҗалыкны һәм анда эшләүчеләрне ел әйләнәсе җитәрлек терлек азыгы белән тәэмин иткәннәр. – Эш нәтиҗәләре кыскача менә шундый.

Хисап җыелышында алдынгыларны да бүләкләделәр, юбилярларны да котладылар, киләчәккә планнар турында да сөйләштеләр.
Җыелышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов та татарстанлыларның 2018 елда башкарган эшләренә зур бәя бирде. Бигрәк тә көнлек савымның 20 тоннадан артып китүенең район өчен дә зур вакыйга булуын, башкаларга да үрнәк-өлге булуын ассызыклады. “Рекорд бар. Дәвамлы булсын!” – Бу, мөгаен, барыбызның да теләгедер.
 

Саннар үзе сөйли
2018 елда 183 млн. 230 мең сумлык продукция, 6538 тонна сөт, 469 тонна ит җитештерелгән; 6836 тонна ашлык җыйналган; 971 бозау, 35 колын  алынган; хуҗалык кассасына 208млн 788 мең сум акча кергән; рентабельлелек 28 процент.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Татарстан” хуҗалыгы