Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Тырышып эшләсәң барына да ирешеп була”, ди Илдар Шакиров (+фото)

Районыбыз башлыгы тарафыннан һәр атна саен алдынгы игенчеләребезгә тапшырыла торган вымпелларның бу атнада соңгылары үз ияләрен тапты.

“Борнак” хуҗалыгы игенчеләре безне “Маяк” иген кырында каршы алдылар. Күршеләргә ярдәм итәргә килгәннәр, афәрин. “Нова-340” комбайнында эшләүче Илдар Шакиров һәм ярдәмчесе Алексей Иванов өчен бу өченче вымпел. “Тырышып эшләсәң барына да ирешеп була”, ди игенче елмаеп. Әлбәттә, беренчесен алганда алар һәркайсы ныграк дулкынлангандыр, хәзер инде тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе – вымпелны кулларына алгач үзләрен тыныч тоталар. Мондый дәрәҗәле бүләкне ала алу һәркайсы игенчегә дә быелгы урак нәтиҗәсе белән генә канәгать булып калмыйча, икенче елга да тырышып эшләргә дигән максат булырга тиеш.

Игенчеләребезгә бирелә торган вымпелны башка хезмәт ияләре арасында да кертсәләр, моңа һәркем сөенер иде һәм тырышып эшләү өчен дә бер этәргеч булыр иде. Игенчеләребез кебек сезонлы эшне җир эшкәртүчеләр дә, яшел азык хәзерләүчеләр дә башкара, ә инде сыер савучыларның олуг хезмәте ел күләм мактауга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев