Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уракка беренче керешмәсәләр дә..

Биредә гомергә шулай булды: ун комбайн эшләгәндә дә, быелгы кебек суктыруда дүрт берәмлек техника катнашканда да, эшкә керешүләре генә кирәк.

 

Уракка иң беренчеләрдән булып керешмәсә дә, “Татарстан” хуҗалыгы инде суктырылган ашлык күләме буенча районда лидерлар сафында. Биредә гомергә шулай булды: ун комбайн эшләгәндә дә, быелгы кебек суктыруда дүрт берәмлек техника катнашканда да, эшкә керешүләре генә кирәк. Дөрес итеп оештырсалар, тоткарлык-өзеклекләр булмаса, салавычлылар элек-электән колхоз эше дигәндә дөньясын онытып эшләүләре белән данлыклы булды.

Санаулы көн эчендә инде биредә 284 гектар көзге бодай, 200 гектарда борчак, 22 гектарда вика басуларының уңышы җыйнап алынган, 323 гектардагы көзге арышның без килгәндә соңгы гектарларында эш бара, бүген аны да тәмамлыйбыз дип эшлиләр иде. Менә шуның кадәр уңыш бер тамчы да яңгырга эләкмәгән дип сөенсәләр дә, билгеле, бер ялсыз иртәдән кичкә кадәр кырда эшләүчеләргә җиңел түгелдер. Хәер, алар да вакытында бетсә әйбәт, бер бүленгәч, эш ритмы да югала ди.

Быел хуҗалыкның гына түгел, инде күп еллардан бирле районның иң алдынгы комайнчыларының берсе Райнур Бариевның юбилей елы – утызынчы урагы икән. Бәлки шуңадыр да, эш башыннан ук лидерлыкны үз кулына алган. Хәер, әлегә кем җиңәсе билгеле түгел, башкалар да тәҗрибә ягыннан аннан калышмый, барысы бер басуда эшләгәнгә, күрсәткечләре дә әлләни аерылмый.  “Джондир”да эшләүче Илшат Һидиятов, “Дон” “хуҗасы” Рәфкат Саттаров, “Нива”ны иярләүче Марат Сабирҗановларның исеме райондашларга яхшы таныш, ел да район комбайнчылар ярышында алдынгы урыннарны алалар. Ярдәмчеләре Рәнис Габдуллин, Әлфис Гыйләҗетдинов, Нурсил Закирҗанов, Вячеслав Александровлар да үзләре кебек үк тырыш егетләр, диләр.

–Көн саен ындыр табагына 300-350 тонна ашлык кайта. Иңгел Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге коллектив аларны вакытында эшкәртеп, урнаштырып бару өчен күп көч куя. Быел бөтен төр уңыш та күз тимәсен дип әйтерлек, басулар чүпсез, чиста, шуңа күрә кырдагылар да ничектер елдагыдан да тырышып эшли, – ди баш агроном Фирдус Хәкимов. – Көзге бодайның “Скипетр” сорты – 70, “Льговская-4” – 60, “Фотинья” сорты 55 центнер уңыш бирде, арыш-борчакның ике сорты да, вика уңышы да бик әйбәт.

Шушы кадәр уңышны шоферлар Борис Алексеев, Ранил Сәйфелганиев, Раушан Сабиров, Фидаиль Хәкимовлар басудан ташып өлгерсә, Нәкыйп Закиров, Юрий Иванов, Расих Габделхаков, Расих Бәширов, Илшат Дәүләтшиннар ындыр табагында күчереп-урнаштырып мәш килә. Уңыш күп елны һәркемгә эше дә мул була шул. Әмма, мәшәкате зур булса да, игенчеләребез менә шундый мул елны ярата. Комбайнчылар: “Бункер “ә” дигәнче тула”, – дип сөенсә, башкалар да шөкер итәр сәбәп таба. Иң мөһиме, бәрәкәтле муллык булсын!

–...Комбайннар артыннан ук басуга салам җыючы бригада керә. Моңа кадәр дүрт техника белән Илсур Гарифуллин, Илдар Мәхмүтов, Фәнил Миңнемуллин, Фәнис Сәйфетдиновлар рулонлап барды, соңгы көннәрдә аларга Рафил Каюмов та кушылды. Фәнил Сәләхетдинов, Дмитрий Ивановлар төргәкләрне төяп торса, Рәсим Нәфыйков, Динар Сәйфелганиев, Ирек Хәкимов, Илшат Гатауллиннар ташыган рулоннарны Рамил Нәҗипов гигант эскертләр рәвешендә тәртипләп өеп бара, – дип дәвам итә Фирдус.

Саламы җыештырылган басуларга исә җир эшкәртүчеләр хуҗа була. Куәтле К-744 тракторын иярләүче Рәдис Габдуллин, язгы кыр эшләрендә чыныгу алган тагын бер заманча өр-яңа техникалары –  РСМ-23-75тә Илшат Галиев, тәгәрмәчле тракторда Илнур Минһаҗев, чылбырлы тракторда Валентин Яковлевлар барысы да хуҗалыкның тырыш механизаторлары, инде     гектар җирне әзерләп өлгергәннәр. 12 август көнне хуҗалыкта көзге чәчүгә дә керештеләр. Бу эшне биредә берничә ел инде язын да, көзен дә куәтле агрегатлар җыелмасы тагылган “Джондир”ы белән тагын бер бик тә булган механизатор Ришат Саттаров берүзе башкарып чыга. Фәнил Зыятдинов ягулык белән тәэмин итсә, Рәнис Хәкимов басуда су тулы цистерна белән даими сакта тора. Ватылулар булганда машина-трактор паркыннан ремонт звеносы чакыртыла.

–Әлегә кадәр эшебез өзеклексез, оешкан төстә барды, без кырда, ындыр табагында эшләүчеләр хезмәтеннән бик канәгать, – ди хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте урак