Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Уңыш күп. Җыйнап кына өлгер”

Хуҗалыкларда кылны кырыкка ярыр чак. Техникаларың, кешеләрең җитсен һәм чыдасын

 Урак – 2020

“Уңыш күп. Җыйнап кына өлгер”

Хуҗалыкларда кылны кырыкка ярыр чак. Техникаларың, кешеләрең җитсен һәм чыдасын

Бүген күпләр хуҗалыкларда комбайннар санының азлыгына аптырый. Аптырарсың да, элек урып-җыюда һәр хуҗалыкта дистәләрчә комбайн катнашса, соңгы елларда аларның саны дүрт-биш, күп дигәндә алтыдан артмый. Басуга бер генә тапкыр чыгып, бүгенге комбайннарның эшләү рәвешен күргән кешеләр, ышанам, һичшиксез, юкәдә икән чикләвек дияр. Әйе, дөрес аңладыгыз: бар хикмәт тә бүген районыбыз хуҗалыкларында берсеннән-берсе куәтле техникалар артуда. Игенчеләр үзләре дә: “Бер техникага булган нагрузка аз булмаса да, әнә шундый заманча комбайннар, берсеннән-берсе стажлы, тырыш комбайнчылар булганда  урып-җыюны вакытында, уңышлы үтеп чыгарга ышаныч зур, һава торышы гына мөмкинлек бирсен”, – диләр.

Ә быел, шөкер, моңа кадәр һава торышы игенчеләребез файдасына эшләде. “Уңыш күп. Җыйнап кына өлгер”, – дип, бүген районыбыз басуларында иртәдән кичкә кадәр кызу эш кайный.

24 июль көнне уракка керешкән, бүгенге инде районда иң күп ашлык суктырып алган Тимирязев исемендәге хуҗалык басуларында да эш гөрләп бара. Суктыруда алты комбайн эшли. Районда данлыклы элекке алты “Дон”чыларыннан инде өчәү генә сафта: Ясәви Ногманов белән Илфат Әсхәдуллин “Тукано”ны иярләсә, Фәнил Хәкимҗанов инде берничә ел “Акрос”та икән. Нурсил Мәннанов шулай ук “Акрос”та, Фирдәвес Зарипов белән Муса Хисамиевлар “Дон”да эшли.

–Техникалар паркы соңгы елларда шактый яңарды, бу җитештерүчәнлекне арттырырга да мөмкинлек бирә, механизаторларга уңайлыклар да арта, – ди хуҗалыкның баш агрономы Азат Ганиев.

Хуҗалыкта урып-җыюны көзге бодай басуларыннан башлаганнар. 284 гектарда игелгән бу культураның ике сорты да зур уңыш биргән: “Льговская-4” һәр гектардан уртача 58 центнер уңыш белән сөендерсә, “Фотинья” сорты 62 не үк биргән. Инде 231 гектардагы көзге арышны да җыйнап алганнар. “Память Кунакбаева” 41 центнер уңыш бирсә, “Подарок” сорты һәр гектардан уртача 52 центнерлык “бүләк” ясаган. Солыдан да уңышлары шактый матур: сугылган өлештә һәр гектардан 45әр центнер булган. Шушы көннәрдә борчак суктыруга керешкәннәр. Аның да бөтен сортлары мул уңыш вәгъдә итә, ничек тә коры торган көннәрдә, югалтуларсыз җыйнап алырга иде диләр.

Быелгы кебек эссе, коры көннәрдә җыйналган ашлыкның мәшәкате, чыгымнары да азрак шул. Шуңа да тимирязевлылар да мондый мөмкинлектән файдаланып калырга дип тырышалар. “Без көзге бодайны 20 процент дымлылык белән суктыра башлаган идек, соңгы көннәрдә 15 кә төште, арыш та 18-17 процент белән кайтты, солы 15 процент иде, – ди Азат. – Ашлык күп кайтканлыктан ындыр табагындагыларга болай да эш күп, барысын урнаштырып барырга кирәк.  Кариледә Алмаз Галиев, Килидә Госман Мөхәммәтгалиев җитәкчелегендәге ике коллектив та бик оператив, оешкан төстә эшли. Көзге чәчүгә дигән орлыкларны әзерләп бетерделәр, киләсе атна башларына чәчүгә дә керешербез дип уйлыйбыз.

Кырдан ашлык ташуда эшләүче шоферлар Илдар Госманов, Рифкать Шәйхетдинов, Рифат Шәрифуллин, Газинур Сабирҗанов, Фагыйль Хәмидуллин, кирәк икән, басудан ташучы, кирәк икән, ындыр табагындагыларга ашлык күчерүгә булышучы Рөстәм Хисаметдинов, ындыр табагында эшләүче шоферлар Фәрит Гарипов, Рәдиф Вафин, Нәкыйп Гыйльмуллиннар хезмәтеннән дә бик канәгать Азат. Кырдан ташучылар басуның якынлыгына-ераклыгына карамыйча, комбайнчыларга бернинди, тоткарлык, өзеклек тудырмыйча өлгереп бару өчен тырышса, ындыр табагындагылар да, сменалап, тәүлек әйләнәсе эшлиләр ди ул.

–Быел бөтен культуралар да, печәне-саламы да мулдан, җыйнап кына өлгер, – дип дәвам итә Азат. – Быел саламны рулонлап өлгереп булмас дип, “Ягуар” белән туратып, барлык фермаларга кышка җитәрлекне туплап куйдык дисәң дә була. Терлек асларына кертергә, азыкка кушарга дигән салам башка елларда соңыннан туратыла иде. Быел басудан ук әзерләп кайтардык. Басуларны чистартып өлгерергә кирәк бит. Саламны рулонлыйбыз да. Салават Әхмадуллин, Динар Бариев, Рузил Зарипов, Рәфыйк Ибраһимов, Альберт Гыйльметдинов, Фәннур Сәләхов, Илнар Мифтахов, Фидәрис Ильясов, Илфат Зариповлардан торган менә шушындый зур командабыз саламны урнаштыруда, җыюда зур тырышлык куя. Арпа сугуга керешкәч, саламны хуҗалыкта эшләүчеләргә өләшербез дибез. Сүз уңаеннан, быелгы уңыштан эшче-хезмәткәрләргә арыш бирелде инде.

Җир әзерләү эшенә дә куәтле өч техника бүленгән. Нияз Мәрданов белән Рафил Камалов “Нью-Холланд”, Илшат Камалов ХТЗ тракторларында үзләренә җиткерергән норманы көн дә арттырып үтиләр. Бүгенге көндә икенче кат печән уңышын җыйнау дәвам итә. Рамил Хафизов заманча агрегат белән печәнне кабарта, тарата, Альберт Садыйков исә рулонланган бөтен печән-саламны төяү-өю эшләрен башкара. Авыл хуҗалыгында бер генә чор да җиңел булмаса да, мөгаен, өлкәннәребез теленә кергән “кылны кырыкка ярыр чак” дигән гыйбарә нәкъ менә шушы чорга туры киләдер. Эшлә, оештыр, техникаң һәм кешеләрең генә җитсен һәм чыдасын. Әле бит кырдагыларга көндәлек хезмәт күрсәтүчеләр дә бихисап. Заправкасы да, ашавы да, ватылып китсә, запас часте дә вакытында, тиз кирәк.  Менә шуңа күрә дә ягулыкка өзеклек тудырмаган шофер Дамир Нуриев, үзара МЧС дип йөртелүче ремонт звеносы членнары тракторчы Фаил Вәлиев һәм эретеп ябыштыручы Азат Зарипов, УАЗ шоферлары Тәлгать Садыйков, Рөстәм Мадьяров, Рәйхан Әсхәдуллиннарны да баш агроном мактап телгә алды. “Менә шушы кешеләрнең барысын эшкә туплап чыгаручы, эшне оештырып җибәрүче бригадир Раушан Мәрдановны калдыра күрмәгез. Аның хезмәтеннән, оештыру осталыгыннан бик күп нәрсә тора”, – ди Азат. Әйе шул, ни генә дисәң дә, урып-җыюның уңышлы баруы, әйбәт тәмамлануы бик күпләрнең тырыш, фидакарь хезмәтенә бәйле. Биредә “чылбыр”ның һәр буыны төзек, ышанычлы булырга тиеш. Берсе генә өзелсә дә, ел буе куелган хезмәт юкка чыгарга мөмкин. Әлегә тулы бер “чылбыр” булып, уңышлы эш башлаган тимирязевлыларга финалы да шундый булсын дияргә генә кала.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак