Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Үз эзе калды" (+фото)

“Кызыл юл” хуҗалыгында үткән хисап-сайлау җыелышында җитәкчеләре Фердинанд Хәйруллин 2019 елгы эшчәнлекләренә бәя бирүне, гомумиләштереп, шулай дип башлады: “Хуҗалык тарихында үз эзе калды”... Беренче карашка бик гади, тапталган булып тоелучы бу сүзләргә бик тирән мәгънә салынган.

Елның үзенчәлекле килүенә карамастан, кыр эшләрен үз техникалары, үз механизаторлары белән, үз вакытында һәм хәвеф-хәтәрсез үтәп чыга  алулары әлеге “эз”дә хаклы төстә беренче урынга куела. Елдан-ел үсешкә барган тулы бер терлекчелек тармагына шушы звено, шушы юнәлештә эшләүчеләр нигез сала. Аларның сезонлы кебек тоелган эшчәнлегеннән терлекчелектәге барлык күрсәткечләр, уңышлар да бәйле шул. Мул итеп үстерергә дә, сыйфатлы азык итеп хәзерли, урнаштыра белергә дә кирәк (үткән ел биредә 52 мең 974 центнер ашлык җыйнап алынган, 11316 тонна сенаж, 9201 тонна силос, 1221 тонна печән хәзерләнгән). Шуңа күрә бу тармакка акча жәлләмиләр. Соңгы елларда яңа техникалар шактый алынган, шул сәбәпле, үткән ел әнә запас частьларга дигән чыгымнары да кимегән. Үтеп киткән елда машина-трактор паркын яңарту, терлекчелектә дә, игенчелектә дә эшне җиңеләйтү һәм чы гымнарны киметү максаты белән 31 миллион сумга якын (алдагы елда 16 миллион сумнан артык) техникалар һәм җиһазлар сатып алынган.

Язманың дәвамы "Хезмәт" газетасының 5 санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев