Комбайн янган. Комбайнчы исәнме?
Авыл хуҗалыгы

Комбайн янган. Комбайнчы исәнме?

Актанышның «Таң» хуҗалыгы басуында комбайнга ут капкан.

Янгын шаһитләре: «Иске иде инде ул комбайн, бары керттеләр бит. Пенсиягә китәр вакыты җиткән иде инде. Аллаһы Әкбәр иттек. Урак бетү хөрмәтенә фейерверк булды инде бу» — диләр. Янгынны туктатып булмавын аңлаган кешеләр бу кызганыч хәлгә шулай бераз юмор аша караганнар.

Комбайн белән «Таң» хуҗалыгына караучы Теләкәй авылы кешесе идарә иткән. Йөртүчесе исән-сау. Кара төтенгә күмелеп янучы комбайнның «Acros» маркасыннан булуы һәм вика культурасын урган җирдән янып китүе генә билгеле.

intertat.tatar


Нет комментариев