«Кызыл юл» хуҗалыгы техникалары язгы кыр эшләренә әзер (фото)
Авыл хуҗалыгы

«Кызыл юл» хуҗалыгы техникалары язгы кыр эшләренә әзер (фото)

Алда торган язгы кыр эшләренә әзерләнгәндә мөһим бурычларның берсе — авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлап, аны әзерлек сызыгына кую.

«Кызыл юл» хуҗалыгында техниканы сыйфатлы итеп ремонтлап, ел саен үткәрелүче техник күзәтүгә ныклап әзерләнәләр. 

Машина-трактор мастерскойларында бу эшләр яхшы дәрәҗәдә оештырылган. 

Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Балтач районы буенча бүлек башлыгы — баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов бу хуҗалыктан 34 трактор һәм 24 прицеп әзерлек сызыгына басты, алар язгы кыр эшләренә әзер, дип ассызыклап узды.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


«Кызыл юл» хуҗалыгы

Нет комментариев