Гортензияне ничек утыртырга?
Бакчачыга

Гортензияне ничек утыртырга?

Үзегезгә саклап куегыз!

Гортензиягә 50×50 см чокыр казырга кирәк. Чокырдан чыккан туфракка 1 чиләк черемә, әче торф яки ылыслы урманнан алган җир, 50 г коллоидлы күкерт, 200 г суперфосфат кушарга. Күп итеп су сибәргә. Гортензия үсентесен тамыр муентыгы белән тигез итеп утырталар.

Эре яфраклы һәм себеркәч (метельчатый) гортензиягә әче туфрак кирәк. Ә агачсыман гортензия нейтраль туфракта үсә. Төпләрен ылыс, салам белән мүлчәләсәгез, кышны яхшы чыгарлар.

Кышка керер алдыннан төпләренә су сибәргә онытмагыз.

Фәридә ЗӘЙНУЛЛИНА

Чыганак


Нет комментариев