Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Батырлар даны мәңгелек (фото)

Безнең геройлар.

Матвеев Павел Михайлович
Павел Матвеев 1988 елның 19 февралендә дөньяга килә. Туган авылы — Сизнер. Урта белем ала. «Смәел» җәмгыятенә эшкә урнаша. Әнисе Татьяна, лаеклы ялда, әтисе Михаил, шулай ук лаеклы ялда. Апасы Надежда, Сизнер авылында яши, почтада эшли. Николай һәм Александр исемле абыйлары, Маша исемле апасы бар.

Күп балалы гаиләдә үсеп чыныккан Павел 2022 елның 30 сентябрендә мобилизация кысаларында Украинага махсус хәрби операциягә китә. Армия сафларында хезмәт иткән, укчы вазифасында булган егетне алгы сафларга куялар. Павел яралана һәм узган елның 23 маенда ялга кайта, 21 июньдә янәдән Ватан сагына китә. Ә инде 2024 елның 20 февралендә Павел Матвеев хәрби бәрелешләр вакытында батырларча һәлак була.

— Энем шат күңелле, ярдәмчел кеше иде минем, — ди апасы Надежда. — 9 сыйныфны тәмамлауга колхозга эшкә керде. Бик тә хезмәт сөючән булды. Кешеләргә булышты. Кем нинди гозер белән килсә дә, ярдәм итәргә ашыкты. Аның турында берәү дә начар сүз әйтә алмас.

Күршесе Екатерина Павелны бик кызгана.

— Мин кияүгә килгәндә 5 яшьлек малай иде ул, — ди Екатерина Валентиновна. — Күз алдымда уйнап үсте. Кем нинди генә эшкә чакырса да, барды, булышты, эшен җиренә җиткереп башкарды. Без дә берәр нинди эшкә тотынсак, йөгереп кереп җитә иде инде, әйдә, булышам, дип. Тракторын да йөртте, хуҗалыгындагы маллар да аның өстендә булды. Йорт җанлы, ачык кеше иде.

Яраланып ялга кайткач та Павелның күңел халәте үзгәрмәгән, һаман да шул елмаеп торган егет иде, ди авылдашлары. Авылның старос-тасы Иван Антонов Павел белән телефоннан сөйләшкәләп тә торган. «Авылның чын патриоты иде ул Павел, — ди Иван Михайлович. — Нинди генә эш килеп чыкмасын, иң беренчеләрдән булып ул килеп баса иде. Бик сагынабыз аны, искә алуыбыз рухына дога булып барсын иде».

Туган җирендә якты эз калдырган, илгә шушындый батыр ул үстергән ата-ана каршында баш иябез.

Павел Матвеев белән хушлашу мәрасиме мәрхүмнең туган йорты каршында үтте, залп яңгырады. Балтач райо-ны башлыгы Рамил Нотфуллин һәм башка җаваплы иптәшләр батыр солдатның әти-әнисенең, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашып, сабырлыклар теләде.
Хуш, батыр солдат. Урының оҗмах түрлә-рендә булсын. Синең якты исемең күңелләрдә мәңге сакланыр.


Илдар Исмәгыйль улы Зарипов
Илдар Зарипов 1985 елның 15 декабрендә Нормабаш авылында туа. Кечкенә яшьтән әтисез кала. 1994-2003 елларда Норма урта мәктәбендә белем ала. 2003-2008 елларда Россия Эчке Эшләр министрлыгының Казан юридик институтында укый, полиция органнарында эшли.

Илдар Зарипов яшьтән үк көрәш келәмнәрендә чыныгу алган егет. Үсә төшкәч бил алышып, зур җиңүләр яулап, Татарстан Чемпионы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. Пәһ-левандай батыр егет ил өстендә кара болытлар йөзгәндә читтә каламы соң?! Илдар Зарипов та, мин егетләр белән бергә булырга тиеш, дип, Украинага махсус хәрби операциягә китә. Бу вакытта аның Түбән Кама каласындагы Н. А. Зеленов исемендәге «Шинник» спорткомплексында көрәш буенча тренер булып эшләгән чагы була. Махсус хәрби операциядә бик күп батырлыклар кыла, кушаматы да «Батыр» була. Иптәшләрен уттан саклап калганы өчен аны Суворов медале белән бүләклиләр. Лейтенант званиесе дә бирәләр, взвод командиры да итәләр. Тик чираттагы яуларның берсендә, быелның 18 мартында Илдар Зарипов батырларча һәлак була.

Батырның җәсаде Нормабаш авылы зиратында җирләнде. Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, депутатыбыз Камил Ногаев, кураторыбыз, ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Миңмуллин батырның әнисе Саниянең, энесе Илдусның, кызы Диләнең һәм дә якыннарының тирән кайгыларын уртак-лаштылар. Татарстанның көрәш Федерациясе җитәкчелеге дә килгән иде. Батырның энесе өчен өзелеп торган, әтисе ягыннан туган тиешле апасы батырга багышлап язган шигырен дә укыды.

—Ялга кайткач, өчпочмаклар пешереп, әнисен дә, энесен дә, үзен дә чәйгә чакырдым мин аларны, — ди Чапшарда яшәүче дәү әнисе Дания апа. — Бик матур гына сөйләшеп утырдык. Әби, миңа да киткәндә 30 өчпочмак пешереп бирерсең әле, егетләргә алып китәрмен, диде. Үзе өчен генә түгел, иптәшләре өчен дә, иле өчен дә җан атты. Акыллы егет иде оныгым, көрәшләрдә җиңеп дан казанды. Заманында Казанда «Иң яшь көрәшчегә», дип затлы бүрек тә киерттеләр үзенә, хәзер яшьләр бүрек кими инде, дип, бүләген бабасына тапшырды. Юмарт булды. Артыгын сөйләшмәде, сорый калсаң да, Днепрның бу ягында без, теге ягында алар, гына диде. Кеше китмәс өчен сәбәпләр эзли, ә син үз иркең белән китәсең, дидем әрләргә тырышып, әби, тормышны алып барасы бар бит, диде.

Илдар Зарипов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Хуш, Илдар, рухың тыныч, каберең нурлы булсын, исемең телләрдән төшмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең геройлар