Россия Герое әти-әнисе: Безне беркайчан борчымады
Бу гаиләдән, бу йорттан кеше өзелми. Районга килгән кунакларны да, җитәкчеләрне дә, мәктәп укучыларын да үз кеше итеп кабул итәләр биредә. Дөрес, инде гаилә башлыгы Николай абый белән тормыш иптәше Вера апаның сәламәтлекләре елдан-ел какшый. Күп нәрсә онытыла. Әмма уллары турындагы хатирә-истәлекләр генә өр-яңа. Ә бит инде 37 ел узган.