Утырыш «Игелекле эшләр көче: махсус хәрби операция шартларында Татарстанның хатын-кыз хәйриячеләре» темасына багышланган иде
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсенең утырышы узды.
Утырыш «Игелекле эшләр көче: махсус хәрби операция шартларында Татарстанның хатын-кыз хәйриячеләре» темасына багышланган иде.
Анда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткән хатын-кызлар хөрмәтләнде, шул исәптән Балтачтан Ленара Гарәфетдинова һәм Ор авылыннан Раушания Гайнуллина. Райондашларыбызны ихластан котлыйбыз!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев