Оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк
Кайгырту. Махсус хәрби операциядә һәлак булган каһарманнарыбызның гаиләләренә, 1нче һәм 2нче төркем инвалид ветераннарыбызга Татарстаныбыздагы «Нәфис» ярдәм фонды чираттагы гуманитар ярдәмен җибәрде.
Көндәлек кулланылышта кирәк булган көнкүреш кирәк-яраклары, азык-төлек өләшенде.
Әлеге ярдәмне оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк.
— Шушы ярдәмне никтер улым җибәрә кебек тоела миңа, — ди махсус хәрби операциядә улын югалткан ана. — Әлеге ярдәмнән җылылык алабыз, онытмауларына куанабыз.
Нет комментариев