Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Гарифҗан һәйкәлләре яки легендар шәхескә Президент хөрмәте (+фоторепортаж)

Үткән атнада районыбызга булган эшлекле сәфәре вакытында Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 75 еллыгы юбилей медален Татарстандагы беренчесен иясенә тапшырды. Әлеге хөрмәткә Балтачыбызның “Почетлы гражданины”, легендар шәхес, 93нче яшен эш урынында каршылаучы, үзе оештырган “Халыклар дуслыгы” музее белән бүгенгәчә уңышлы җитәкчелек итүче, моннан берничә ел элек туган авылы Каенсарда үз акчасына яуда калган авылдашларына һәйкәл салдырган Гарифҗан ага Галиев лаек булды. 

Аны кемнәр белән генә чагыштырмыйлар! Кемдер Татарстан Третьяковы (Третьяков галереясына нигез салучыларга тиңләп) ди, кем данлыклы полководец Жуков белән чагыштыра, кем стратег Шәймиевка охшата, кем беренче юл салучы ди, кем асылташка, җәүһәргә тиңли, кем каһарман, герой ди, кем фидакарь дип бәяли, кем... Хезмәтләре өчен инде ул Үзәк Комитет югарылыгында Мактау таныклыкларына, “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”, “СССРның мәгариф отличнигы” билгеләренә лаек булган. Республика күләмендә атказанган мәдәният хезмәткәре дә, “Ел хәйриячесе” дә ул. Бирелгән бүләкләрнең дә исәбе юк. Кемнәрдер әле дә аның хезмәте тиешенчә бәяләнмәгән дигән фикердә һәм аңа үзе исән чагында ук һәйкәл салырга кирәк ди. Миңа калса, болай уйлаучылар шактый ялгышалар. Ул инде үзенә әллә кайчан һәйкәл салды. Һәм берне генә дә түгел, икене. Каенсардагы һәйкәл берсе булса, музее – икенчесе. Аның үзен дә музейдагы иң кыйммәтле экспонатка тиңләүчеләр дә бар... 

–1965 елда, Бөек Җиңүнең 20 еллыгына КПСС Үзәк Комитеты: “Фронтовиклар, орденнарыгызны тагыгыз!” (“Фронтовики, наденьте ордена!”) дигән мөрәҗәгать белән чыкты. Илдә салкын сугыш “җиле” исә, Америка безгә каршы ашкынып кораллана... Әлеге мөрәҗәгатьнең дәвамы буларак,  мәктәпләрдә, һәр оешмада сугышчан дан почмаклары булдыру тәкъдим ителде, – дип искә ала ул бүген. Яшь тарихчы Гарифҗан да, билгеле, бу эштән читтә кала алмый. Әмма бу эш шулкадәр “аныкы” була, ул шулкадәр азартка бирелә – туктый, туктала, ярты юлда калдыра алмый.Һәр дәрескә кергәндә кулында ике яклап башланган калын дәфтәр була аның. Бер ягында дәрескә конспект, ә икенче ягында музейга кирәкле экспонатлар, балаларга заданиелар, табылдыклар, алар алып килгән әйберләр исемлеге... Бишенче сыйныфтан башлап, барлык балаларны җәлеп итә ул бу эшкә, аларга да тынычлык бирми, үзе дә тынгы тапмый, җәйге яллары да бер-бер артлы шушы эзләнүләрдә югала. Әйтергә генә җиңел, тарихи экспонатлар эзләп, районның 42 авылын иңләп-буйлый ул балалар белән... Бер генә җыелышта, бер генә очрашуда да кешеләргә шул нияттән мөрәҗәгать итмичә калмый. Гади укытучы вакытында да үзе башлап йөри, директор булгач та берни үзгәрми... Бүген 22 мең данәгә җиткән экспонатларның һәркайсы артында әнә шундый кабатланмас тарих, язмыш яшеренгән. Менә шуңа да бик кыйммәт алар Гарифҗан абыйга. Музей турында ул инде тыныч кына сөйли алмый, тамагына төер утыра, күзләре яшьләнә. Шулай булмыйни, ярты гасырдан артык гомере шушында үткән, шушы ядкарьләрне тиешле шартларда саклау, арттыру өчен көрәшеп үткән... 

–Гарифҗан абый, Президентның сезгә аерым игътибар күрсәтүе эзсез калмады, соңгы көннәрдә мәгълүмат чараларында көн героена әйләндегез. Сүз дә юк, бик лаеклы төстә. Шушы вакыйгадан соң музейга килүчеләр арттымы?

–Юбилей елларында болай да килүчеләр бермә-бер арта иде.Гадәти елларда 6-7 мең кешегә хезмәт күрсәтсәк, юбилей елларында 12-13 мең   кеше килә. Бу көннәрдә, дөрестән дә, килүчеләр тагын да күбәйде. Коллективлар белән дә, аерым да киләләр. Укучылар, олылар... – төрле яшьтәгеләр бар. Районныкылар гына түгел, читтән дә киләләр. Без аларның барысын бик сөенеп каршы алабыз. Таныштырырга, күрсәтергә кызыклы, уникаль, бердәнбер булган экспонатларыбыз күп, шөкер. Алар шулкадәр ихластансокланып карый, бик игътибар белән тыңлый, аннан шундый рәхмәт, соклану сүзләре язалар.... Менә шуларга сөенә-сөенә эшлисең инде.

–Сугышка алынганда сезгә 17 яшь кенә булган...

–Без авылдан иң соңгы китүчеләр булдык. Икәү идек. Беребезне, авыру сәбәпле, кире кайтардылар. Ә мине фронтка түгел, Саратов өлкәсендәге Вольск шәһәрендәге хәрби училищега җибәрделәр. Бераздан Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәренә күчерделәр. Башта бездән очучылар хәзерли башладылар, аннан инде радистлыкка үзгәртеп укыттылар. Укуны шунда тәмамладык. 1945 елның җәендә Читадагы авиабазага җибәрделәр. Мин 136 нчы авиаполкның өченче эскадрильесына эләктем. Безнең дивизия бер генә фронтка да буйсынмый, мөстәкыйль иде. Шулай итеп мин һава флотында ИЛ-2, ИЛ-10 маркалы самолетта укчы-радист булып хезмәт итә башладым. Бу төр самолетлар 6,5 тонна авырлыктагы, бронялы авыр техника. Аларны без үзебез фюзеляжының үзенчәлекле формасына карап, бөкре самолет (горбатый) дип йөртә идек. Уйлап табучылар “оча торган танк” дип йөрткән. Ә немецлар “бетон самолет” дип тә, “чума”, “мясорубка”, “цемент бомбардировщик” дип тә йөрткән икән. Ни генә дисәк тә, Бөек Ватан сугышында җиңүгә бик зур өлеш керткән, иң күп кулланылган самолетларның берсе ул. Ике кешелек кенә бу самолет җирдән бик авырдан күтәрелсә дә (күтәрелеп китү өчен километр ярым йөгерә, әле алай да кайчакта өченче талпыныштан гына күтәрелә аласың), һавада ул маневрлыгы белән дошман өчен иң куркыныч коралга, техникага әйләнә. Алар дзотларны, күперләрне, юкка чыгару, танкларга каршы сугышларда кулланыла. Очучы алгы өлеш өчен җавап бирә, минем кебек радистлар арткы як өчен. Икебез өчен дә аерым төр пулемет бар, ике канат астында тагын... Бик кызу темпта атуы белән данлыклы ШКАС дигән пулемет һәм авиабомбалар безне бик көчле итә иде. Дөрес, безгә Көнбатыштагы сугышка керергә туры килмәде.

–Ә япон сугышына башында ук җибәрделәрме?

–1945 елның 9 маенда сугыш бетте. Тарихтан билгеле: Англия, Америка, СССРның шундый килешүе бар иде: Германия белән сугыш тәмамланып өч ай үткәч, Япониягә каршы сугыш башларга. Август башында безгә менә шуңа күрә Хабаровскига күчәргә дигән приказ булды. Безне иң элек тимер юл белән күчерергә тиешләр иде, әмма анда тоташ корал агылды, безгә урын табылмады. Шулай итеп,  үз “ходыбыз” белән, һава юлы белән барырга туры килде. 8 август көнне без Хабаровскига бары җиттек. Карыйм, анда бик күп самолетлар эшләп утыра. Түзмәдем, очучыларыннан сорадым: “Нигә хәзер үк кабыздыгыз, эшләтеп утырасыз?” “Без инде 1941 елның 22 июненнән – сугыш башланган көннән алып шушындый хәзерлек хәлендә торабыз”, – диделәр. Тагын тарихи факт: безгә бит ул чакта көнбатыштан гына түгел, көнчыгыштан Япония дә сугыш башларга тиеш була. Шуңа күрә ул чиктәге гаскәр-коралларны ничә еллар хәзерлек хәлендә тотарга туры килә. Безгә барлык коралларны, снарядларны туплап, хәрби хәзерлек хәленә килергә боерык булды: “Без бу көнне кырык ел көттек!” – дигән сүзләр белән озаттылар безне бу сугышка. 1905 елгы сугышта японнар безнең ярты Сахалинны, Курил утрауларын басып алган була.Бу сугышта без әнә шуларны кире кайтарырга тиеш идек. 1941 елда ук инде сугыш башларга әзер булса да, Япония белән чагыштырганда безнең кораллар күпкә яңа,сыналган, сугыш тәҗрибәсе дә зур иде. Алар хәлиткеч рольне уйнады да.  Без төнгә каршы атакага күтәрелдек. Баш командующий Малиновский җитәкчелегендә берьюлы һавадан, судан, җирдән һөҗүм башланды. Әле һавадан да өч катламда: беренче катламда без, чөнки авыр самолетлар артык биекккә күтәрелә алмый, икенчедә бомбардировщиклар, иң өстә истребительләр бара. Сугыш, билгеле, югалтуларсыз була алмый. Безнең яктан да шактый булды алар. Ни дисәң дә, Япония безне чиктә миллионлаган армиясе белән, бик көчле каршылык белән каршы алды. Аларның бик тә ышанычлы саналган  ныгытмалары бар иде. Күз алдына китерү өчен:биек тимер-бетон башнялар тезелеп киткән. Шуның эчендә һавага да, төрле якка да һөҗүм итә ала торган итеп коралланган солдатлар. Тик безнең коры җир артиллериясе бу башняларны 500килограммлы снарядлар белән үтүкләгән кебек итеп кенә тигезләде.Мин үзем Мукден һәм Харбин шәһәрләрен алуда катнаштым. Алар арасында Хенгал таулары – сыртлары бар. Аларны зур, кечкенә Хенгал таулары дип йөртәләр. Менә шуларны үтү пехотага да, танкларга да бик авыр булды. Әмма японнар безнең көчне тиз сизде, үзләренең көчләре ким икәнлекне тиз аңлады. Порт-Артурны алган чакта инде әлләни каршылык күрсәтмәделәр. Сугышларның берсендә безнең койрыкка ике снаряд тиде, зур снарядлар булмагандыр инде, зыян салмады.Тагын бер очышта 18 урында тишемнәрбарлыкка килә, әмма очучы белән минем артта бензобак искиткеч нык броня белән төреп алынган иде, безгә зыян килмәде. Ул чакта ук әлеге самолетларда бик көчле оптик приборлар бар иде: аларда без атканның ничәсе тигән-тимәгән, дошман атканның ничәсе тигән-тимәгәнен күрсәтеп, барысын теркәп бара иде. 1 сентбрьдән – Җиңү көненнән соң безне Курил утрауларына– Шикотан утравына, ноябрьдә Камчаткага күчерделәр. 1946 елның октябренда Читага кайткан чакта безнең самолет һава авариясенә очрый. Мин үзем мотор тавышында үзгәрешләр барлыкка килгәнне, очучының сикерергә кушканын гына хәтерлим. Парашютны вакытында ачып өлгерә алмаганмын, нәтиҗәдә аягымда бик көчле җәрәхәт була, эчке өлешкә бик күп кан җыйнала. Эш аякны кисүгә үк барып җитми, Читадагы икенче номерлы госпитальдә 9 ай дәваланганнан соң әле 1948 елның ахырына кадәр хезмәт иттем.

–Сез бер әңгәмәгездә минем туган якка кайтасы килмәде, калыргамы икән дип тә уйлаган идем, дигән идегез.

–Чыны шулай. Безнең дивизия аерым (особый) дивизия иде бит. Миңа анда барысы да бик ошый иде: тәртип тә бик көчле, ашау да бик әйбәт, өстәвенә, парашютта сикергән саен аерым акча да түлиләр. Хезмәт хакы да бар. Мин кулыма 1200 сум акча алам, бу бик зур акча иде. Без бик дус, бердәм идек. Мин әле дә, мөгаен, шуңа барысын да әйбәт хәтерлимдер.

–Җиңү бәйрәмен нинди хисләр белән каршылыйсыз?

–Бик күпләр бу көнне күрә алмады. Мин бик бәхетле булдым. Бүгенгә кадәр яраткан эшемдә эшлим. Гаҗәп бит бу! Күзем күрә, колакларым ишетә, әле дә күп укыйм, хәбәрдар булып барырга тырышам. 75 елга якын вакыт үтсә дә, японнар белән ике арада килешүгә кул куелмаган, алар әле дә Сахалинның бер өлешен, Курил утрауларын сорый, ярый әле, ил башлыгы үз сүзен каты итеп әйтте дип тә сөенәм. Ил-көннәребез имин булсын, сугыш афәтләрен күрергә язмасын дип телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев