22 февраль 2020 яңалыклары
-
Гөлназыбыз янә җиңүчеләр рәтендә
Россиякүләм студентларның педагогик осталыгы буенча уздырылган «Ана теле - 2020» бәйгесендә катнашып, Норма авылы кызы Гөлназ Әсхадуллина 3 урынга лаек булды.
-
Гарифҗан һәйкәлләре яки легендар шәхескә Президент хөрмәте (+фоторепортаж)
Үткән атнада районыбызга булган эшлекле сәфәре вакытында Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 75 еллыгы юбилей медален Татарстандагы беренчесен иясенә тапшырды. Әлеге хөрмәткә Балтачыбызның “Почетлы гражданины”, легендар шәхес, 93нче яшен эш урынында каршылаучы, үзе оештырган “Халыклар дуслыгы” музее белән бүгенгәчә уңышлы җитәкчелек итүче, моннан берничә ел элек туган авылы Каенсарда үз акчасына яуда калган авылдашларына һәйкәл салдырган Гарифҗан ага Галиев лаек булды.
-
«Күршеләр, дуслар. Тик шулай»
Идел буе федераль округы кубогына раллида Татарстан һәм Башкорстан Республикалары башлыклары катнашты.
-
Ренат Тимерзянов рассказал о своих подвигах
Политическая воля и поддержка правоохранителей руководством Татарстана помог сломить оргпреступность в РТ.
-
Бүген Балтачта район беренчелегенә йөзү ярышлары узды (+бик күп фото)
"Дулкын" бассейнында Рәсимә Сәгыйтованың "Бәхет" җәмгыяте призына кызлар һәм егетләр арасында йөзү буенча район беренчелеге үтте.
-
Чаптык, ярыштык, җиңдек (+фоторепортаж)
Алдан хәбәр ителгәнчә бүген Балтач сөт-май комбинаты янында картинг ярышлары булып узды. Биш команда вәкилләре арасында барган ярыш бик кызыклы үтте.
-
Әллә уянабыз инде?!
Соңгы вакытта шуңа игътибар иттем әле: ничектер халыкта тансык җанлану, уяну, очрашу-аралашуларга омтылыш сизелә башлады. Туксанынчы елларда видео ише зәхмәт (чиргә тиң бу рәхәтлекнең иң хак атамасы шулдыр) һәрберебезне өйләргә, телевизор экраны каршына “бәйләп” куйганнан бирле күп сулар акты, телевизорларга иптәшкә компьютер, планшет, телефон ише заманча “бәйләвеч”ләр килде.
-
Калдыкларны Сабада җыеп, Алабугада утильләштерәчәкләр
Үлгән хайваннарның хуҗалары теләсә кайсы вакытта яшәү урыны буенча районның дәүләт ветеринария хезмәте диспетчерына шалтырата ала.
-
Балтачныкын сайла: чебешләр алыр чаклар
Безнең якта халык тырышып эшләргә, муллыкта яшәргә күнеккән. Шуңа күрә ул, абзары тулы эре терлеге булса да, яз җитүгә, бернинди мәшәкатеннән курыкмыйча, иренмичә, күп итеп чебешләр, каз-үрдәкләр алып үстереп, гаилә табынын мул итү өчен зур хезмәт куя. Күбесе әле, сезонына берничә тапкыр бройлер чебиләрне алып үстереп, суеп-эшкәртеп, үзеннән артканын сатып та, гаилә бюджетын баета. Моның өчен алдан ук хәстәрен күреп, чебешләр өчен оя-абзарын җылытып, тиешле шартларына туры китерә. Бездә инде халык чебешләрне яхшы итеп үстерергә өйрәнеп килә.
-
Ял көннәренә нәрсә пешерәсез?
Якыннарыгызны нинди тәмлүшкәләр белән сыйлыйсыз? Сезгә билгесез булып калырга теләүче сайт укучыбыздан тәмле күчтәнәч.
-
Бүген нинди көн? Безне нинди бәйрәмнәр көтә? Белә идегезме?
Көн дә бәйрәм, көн дә туй дигәндәй, 22 февраль көнне аз да түгел, күп тә түгел... 11 бәйрәм көтә икән безне.