Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Калдыкларны Сабада җыеп, Алабугада утильләштерәчәкләр

Үлгән хайваннарның хуҗалары теләсә кайсы вакытта яшәү урыны буенча районның дәүләт ветеринария хезмәте диспетчерына шалтырата ала.

Татарстанның 19 районында биологик калдыкларны утильләштерү проекты эшли башлады

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итүенчә, 2014 елда Татарстанның Саба муниципаль районы территориясендә биологик калдыкларны җыю һәм аларны Алабуга районының “Сәрия” заводында утильләштерү буенча пилот проект эшли башлады.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2019 елдан башлап Россия Президентының «Экология» милли проекты гамәлгә ашырыла. Проектның төп бурычлары – каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын формалаштыру, чүплекләрне бетерү һәм алар урнашкан территорияләрне рекультивацияләү, шулай ук җитештерү һәм куллану калдыкларын күмүгә тыелган барлык калдыкларны икенчел эшкәртү өчен шартлар тудыру.

Ел башыннан проект республиканың 19 районын үз эченә ала. Биологик калдыкларны һәм контейнерны җыю машиналары тагын 17 районга килеп җитәчәк. 2021 елга республиканың барлык районнарын тулысынча тәэмин итү планлаштырыла.

Үлгән хайваннарның хуҗалары теләсә кайсы вакытта яшәү урыны буенча районның дәүләт ветеринария хезмәте диспетчерына шалтырата ала. Хезмәт бушлай күрсәтелә.

Проект ярдәмендә Саба районы территориясендә эпизоотик һәм экологик хәлне яхшыртуга, булган биотермик чокырларны этаплап консервацияләүгә ирештек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев