Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Күршеләр, дуслар. Тик шулай»

Идел буе федераль округы кубогына раллида Татарстан һәм Башкорстан Республикалары башлыклары катнашты.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тольятти шәһәрендә Идел буе федераль округы кубогына узган раллида беренче урын яулады. Биредә ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән төшкән сурәтне  инстаграмдагы сәхифәсенә куйган һәм  «Күршеләр, дуслар. Тик шулай», — дип язган.

Хәбиров әйтүенчә, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров регионнар арасында тәҗрибә уртаклашу оештыру өчен нәтиҗәле атмосфера тудыра. Ул Идел буе округлары субъектлары башлыкларыннан яхшы команда төзи.

Бүген исә Идел буе федераль округы кубогына ралли оештырылды. Аннан соң Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары Тольяттидагы «АвтоВАЗ» сынау полигонының боз трассасында Lada Vesta Sport автомобильләренең махсус әзерләнгән узыш версияләрен сынап карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев