Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачныкын сайла: чебешләр алыр чаклар

Безнең якта халык тырышып эшләргә, муллыкта яшәргә күнеккән. Шуңа күрә ул, абзары тулы эре терлеге булса да, яз җитүгә, бернинди мәшәкатеннән курыкмыйча, иренмичә, күп итеп чебешләр, каз-үрдәкләр алып үстереп, гаилә табынын мул итү өчен зур хезмәт куя. Күбесе әле, сезонына берничә тапкыр бройлер чебиләрне алып үстереп, суеп-эшкәртеп, үзеннән артканын сатып та, гаилә бюджетын баета. Моның өчен алдан ук хәстәрен күреп, чебешләр өчен оя-абзарын җылытып, тиешле шартларына туры китерә. Бездә инде халык чебешләрне яхшы итеп үстерергә өйрәнеп килә.

Чебешләр алу өчен инкубаторга гыйнвар аенда ук заявка бирә башлыйлар. Соңгы елларда халык инкубатор чыгарып үстергән бер айлык чебешләрне алып, үзендә бераз үстереп, эшкәртеп, туңдыргычларга тутырып куюны өстен күрә. Махсус җылы урыны булганнар исә, тәүлеклек чебешләрне алып үстерүгә җайлашкан.

Безнең инкубаторда чит илдән кайтарылган йомыркалардан чыгарылган КОББ-500 токымлы бройлер чебешләр сатыла. Катнаш азык та инкубаторның үзендә әзерләнә. Моның өчен көздән үк мул итеп ашлык запасы булдырылып, яз җитүгә, саклану срогы чыкмаслык итеп, башка катнашмалар кайтарыла. Хуш исләре килеп торган көнбагыш маеннан алып, күп төрле витаминнары, минераллары булган катнашмалар кулланып, сертификатлы катнаш азык җтитештерелә һәм халыкка да сатыла. Чыгарылган чебешләр нык булып та, тиз дә үссеннәр өчен аларга иң беренче чиратта җылы, коры урын, сыйфатлы яхшы азык кирәк, шулай булганда гына нәтиҗә яхшы була.

Чебешләр чыкканчы алар торасы ояларына дезинфекция ясала, аны махсус белемле ветеринарлар эшли. Ояда тиешле температура булдырыла һәм коры аслык җәелә, шуннан соң гына чебешләр ояга җибәрелә. Һава алышынып торсын өчен вентиляция системасы көйләнеп куела. Беренче 3-5 көннәрендә аларга антибиотиклар бирелә һәм авырулар булмасын өчен тиешле профилактик чаралар күрелә.

Кайбер кешеләр кулларына чеби алгач: “Инде нишләтим, ничек үстерим, нәрсә ашатыйм?” – дип сорыйлар. Кайсыберләре исә: “Күбрәк алыйм әле, баз тулы бәрәңге бар”, – диләр, бәрәңге генә ашатып чеби үстереп була дип уйлыйлар. Чебеш үстерүнең (бигрәк тә бройлер чебеше ул үзенчәлекле), аны яхшы ите үстерүнең иң беренче сере  ул – яхшы азык. Бәрәңге генә ашатып та, арзанлыгына кызыгып, бернинди бөртеге, витамины булмаган көрпәдән генә торган азык ашатып та, чеби-биби үсми – халык шуны аңласын иде.

Инкубаторыбызда бер айга кадәр үстерелгән, авырлыгы үсеш вакытына туры килә торган, йомры чебешләрне биргән вакытта без клиентларга: “Бик матур чебешләр аласыз, безнең хезмәтне юкка чыгарып, теләсә нәрсә ашатып, харап итә күрмәгез, махсус катнаш азык алыгыз, үзен-үзе аклый ул”, – дип аңлатабыз. Күп кеше дөрес аңлый.

Чебешләр үстергәндә аларны яратып карау да мөһим. Яшь чебиләргә зурларына ашата торган азык бирергә ярамый. Шуңа күрә бездә ике атнага кадәр ашата торган азык һәм аннан соң бирелә торганы аерым җитештерелә. Чөнки катнаш азыкка, чебешнең һәр үсеш чорына карап, тиешле микроэлементлар кушыла. Ун көннән соң чебешләргә, профилактика чарасы буларак, кабат антибиотиклар бирелә. Температура, вентиляция, чисталык даими күзәтеп торыла. Бройлер чебешләренеә иркен урын кирәкми, алар кысанрак урында әйбәт үсә.

Балтач инкубаторына чебешләр, каз-үрдәкләр алырга үзебезнең районнан гына түгел, күрше Арча, Кукмара, Әтнә районнарыннан, Киров өлкәсеннән, Мари Иленнән дә киләләр. Биектаудан, Казан шәһәреннән килә торган даими сатып алучыларыбыз байтак. “Ел саен сездән алабыз, яхшы булып үсә, ите дә тәмле”, – диеп, шалтыратып та, килеп тә рәхмәт әйтәләр, икенче алганда алдагысыннан күпкә арттырып алу өчен заявка да бирәләр. Шулай итеп, елдан-ел сатып алучыларыбыз арта, клиентлар базасы туплана.

Елдан-ел халык тәүлеклек чебиләрне алуга караганда үстерелгәнен алып карауны кулайрак күрә. Шуңа күрә, халык ихтыяҗын канәгатьләндерү максатыннан, үткән ел тагын бер чеби үстерү корпусы булдырылса, быелгы сезонга “Татарстан” хуҗалыгы белән килешеп, Биктәш фермасындагы бушаган бер абзарны арендага алып, чебиләр үстерү өчен җайлаштырып, дезинфекцияләп, тиешле ветеринария таләпләренә туры китереп, әзерләп куйдык. Йомыркалар сатып алуда тоткарлык булмыйча, вакытында алып кайтып, хәвеф-хәтәрсез чыгарып, халыкка яхшы чебешләр һәм катнаш азык сатарга, халыкның үзенә дә алган чебешләрен исән-сау карап үстереп, файдасын күрергә насыйп булсын дигән теләктә, халыкны Балтач инкубаторына чакырып калабыз. Бер тәүлек, бер айлык чебешләр алу өчен килеп түләп китәргә дә, телефон аша язылып, заказ биреп куярга да була. Башка еллардан аермалы буларак, халыкка уңайлырак булсын дигән максатта, сатып алучының транспорт җае булмаса, чебешләрне илтеп бирү мөмкинлеге дә булачак. Чеби-биби аласылары килеп тә, алып кайту, инкубаторга килү-китү өчен борчылмыйча, бары мөрәҗәгать итүләре генә кирәк.Үзләренә уңайлы вакытта чебиле, каз-үрдәкле булырлар. Моның өчен 2-56-84 яки 89872 347219 номерына шалтырату да җитә. Үзебездә җитештерелгәнне сайлыйк, бергә булыйк.

Балтач инкубаторы

Реклама

Ә сез чебешләр аласызмы?

–Ел саен

–Берничә партия алып үстерәбез

–Үстереп газапланганчы, кибеттән сатып алсаң, отышлырак

–Күп еллардан бирле бер көнлек чебешләр генә алабыз

–Бер айлыгын алабыз, андыйларны үстерергә җиңелрәк

–Бер тапкыр да үстереп караган юк, быел алырга җыенабыз

–Элек үстердек, хәзер юк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев