Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әллә уянабыз инде?!

Соңгы вакытта шуңа игътибар иттем әле: ничектер халыкта тансык җанлану, уяну, очрашу-аралашуларга омтылыш сизелә башлады. Туксанынчы елларда  видео ише зәхмәт (чиргә тиң бу рәхәтлекнең иң хак атамасы шулдыр) һәрберебезне өйләргә, телевизор экраны каршына “бәйләп” куйганнан бирле күп сулар акты, телевизорларга иптәшкә компьютер, планшет, телефон ише заманча “бәйләвеч”ләр килде.

Алар балалар, яшүсмерләрнең генә түгел, яшьләр, өлкәннәрнең тормышына да үз төзәтмәләрен кертте. Кызганычка, бер дә уңай якка түгел. Нәтиҗәдә авыл авыл булудан туктады, һәркем үз капкасы артына бикләнде, клуб-мәдәният йортларында үткәрелгән чараларда катнашырга теләүчеләр, тамашачылар кимеде (шул сәбәпле ябылган, ташландыкка әйләнгән клубларга мисалларны һәркем үз тирәлегеннән таба ала). Хөкүмәт исә яңа мәдәният йортлары төзеп булса да, халыкны уяту чарасы күрергә теләде булса кирәк. Моның да тәэсире булмый калмагандыр, әмма, миңа калса, адәм баласының психологиясе шундый: ул рәхәтлектән, бетртөрлелектән бик тиз арый. Диванга кырын төшеп, үз өемдә үз көем дип телевизор карау (хәтта көн-төн эшләп утырса да!), билгеле, берничек тә җанлы аралашуны алыштыра алмый. Өстәвенә, аның сыйфатына, төгәлрәге, эчтәлегенә  зар-моңнар көнләп-сәгатьләп арта, андагы мәгълүматларның хаклыгына (күбесе ток-шоулар) ышаныч та кими. Билгеле, бу вәзгыятьне авыл активистлары, спорт, мәдәни чараларны башлап йөрүчеләр сизми каламы да, файдаланмый каламы соң?! Көзге-кышкы айларда районда үткәрелгән спорт-мәдәни чараларны, авыл бәйрәмнәрен анализлап утыргач, шундый фикергә килдем. Бу җанлану, бу кызыксыну вакытлы булмасын дияргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев