Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаптык, ярыштык, җиңдек (+фоторепортаж)

Алдан хәбәр ителгәнчә бүген Балтач сөт-май комбинаты янында картинг ярышлары булып узды. Биш команда вәкилләре арасында барган ярыш бик кызыклы үтте.

Машина гөрелтесе, трассада сүнеп калу яки читкә чыгып китү, җиңүне кулдан ычкындыргач аккан күз яшьләре... болар барысы да картчыларга яхшы таныш халәтләр. Быелгы ярышның бөтен серләрен дә ачып бетермим, "Хезмәт"тән укып белерсез. Ә менә кызларның да малайлар артыннан бастырып баруын ассызыклап китми кала алмыйм. Беренче класста укучы кызларның да бу ярышларны үз итүе берәүне дә битараф калдырмады. Алар хәтта аерым да ярышты. Чараны үткәрүдә Балтач Досаафы, район ЮХИДИ бүлеге һәм "Кызыл юл" хуҗалыгы зур өлешләрен кертте. Кайнар чәй һәм коймаклар белән сыйлану, җиңү тәмен тоеп, котлаулар кабул итү һәм бүләкләр алу әлеге чараның иң тыныч һәм рәхәт мизгелләре булгандыр мөгаен. Чөнки ярыш вакытында йөрәк туктап торгандай да, күкрәктән чыгып китәрдәй итеп тә типте. Шушы күңелле чарага ноктаны кубоклар тапшыру белән куйдылар. Зур кубок Балтачта калганмы яки инде көндәшләр өстен чыкканмы анысын "Хезмәт" газетасыннан белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев