Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Без пионер чакларда

Без пионер чакларда

Һәркем хыял дөньясына чумып яши. Ни өченме? Чөнки хыял аша тормышка ашыра алмаганнарны үзеңчә күзаллап, бераз гына булса да теләгеңә ирешкән сыман ләззәтләнеп, бәхетле мизгел эчендә йөзәсең.

Өлкән буын кешеләренең бәхете мизгелләре бүгенге мул тормышта тыныч яшәү булса, бүгенге тормышны җигелеп тартучыларныкы – күңелле балачак иледер. Кем генә теләми икән үзенең балачагына әйләнеп кайтырга. Балачакның иң истәлекле еллары ул мәктәптә уку чорлары, октябрят-пионер-комсомол баскычлары. Аны кызыклы һәм файдалы үткәрүдә төп рольне билгеле класс җитәкчесе уйный. Бу яктан мин бик бәхетле идем. 4нче сыйныфтан башлап безнең класс җитәкчебез Нәҗметдинова Флёра апа Хисаметдин кызы иде. 14 кыз һәм 12 малайны бер йодрыкка туплап, икенче әниебез булды ул. Кечкенә генә буйлы, үтә таләпчән, иң шукларны да үзенә карата алучы апабызны әле дә сагынып яшим. Аның белән булган иң күңелле, могҗизаларга бай пионер еллары турында бик күп сөйләргә була. Безнең күп вакытыбыз апабыз белән үтә иде. Дәресләр беткәч тә өйләргә ашыкмадык. Кыш көннәрендә чаңгылар белән, юллар төшкәч җәяү, ерак араларга велосипедлар белән табигать кочагына алып чыга яки күрше авылларга алып бара иде безне апабыз. Һәр башкарган эшебез отряд көндәлегенә язылып, ел ахырында нәтиҗә ясалды. Бәйрәмнәрне дә төрлечә үткәрдек: колхоз радиоузелы аша авылга төрле чыгышлар ясау дисеңме, күрше авылларга театрлар күрсәтеп йөрү, клубта әдәби-музыкаль монтаж кую, төрле-төрле темаларга кичәләр үткәрү... Үзебезнең отряд исемен йөртүче Яңгул авылы укучылары белән очрашу, Җәлил эзләре буйлап төрле өлкәләргә хатлар язу, “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәге членнары белән берлектә “Хезмәт”, “Яшь ленинчы” газеталары редакциясендә кунакта булу бүгенгедәй күз алдында. Нинди эшкә тотынсак та сер бирмәдек, алдынгылар сафында булдык. Билгеле, барысы да укытучыбыз тырышлыгы белән. Аңа охшарга тырышу теләге белән классыбыздан өчәү Арча педучилищесына укырга киттек. Инде 36 еллык стажым бар. Шулай булса да укытучымның йөзе минем өчен кызарырлык булмасын иде дип тырышам. Пионерга кергәндә ал байракны үбеп ант иткән минуттан без антыбызга тугры булып яшәдек. Муеныбыздагы кызыл галстукны һәрчак горурланып тагып йөрдек.

1975 ел

1976 ел, слетта

1976 ел, “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәге членнары

Әүхәдиева Әлфирә Миннерәфыйк кызы, Смәел авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев