"Хезмәт" газетасы - Балтач районы
Бәйгебездә “Гомерлек пионер кем ул?” язмасы белән Норма авылыннан Гѳлназ Фәйзрахманова җиңүче дип табылды.
«Пионерия» сүзен ишетү белән безнең буын кешеләренең күз алдына шау-гѳр килеп яшьнәп яшәгән мәктәп еллары килеп басадыр, мѳгаен.
Пионерга алган көн бүгенгедәй күз алдымда. Әлеге тантаналы, искиткеч шатлыклы көн тормыш сукмагымны яктыртучы маяк булды.
Шулай итеп, гәүдәсенең күп өлеше гипстан торган, диванда ятучы Әмир пионер булды. Ә мин, унике яшьлек мәктәп укучысы, үзем пионерга кергәннән дә болайрак сөенгәнемне хәтерлим.
Һәркем хыял дөньясына чумып яши. Ни өченме? Чөнки хыял аша тормышка ашыра алмаганнарны үзеңчә күзаллап, бераз гына булса да теләгеңә ирешкән сыман ләззәтләнеп, бәхетле мизгел эчендә йөзәсең.
Это 1983-1985 гг. Это самые незабываемые годы в моей жизни. Помню в день рождения пионерии мы выучив устав и давали клятву. Нас принимали в пионеры и завязывали галстуки.
Быргы, барабан тавышы. Линейка. Тезелеп бастык. Бөтенебез бергә тантаналы рәвештә ант бирәбез: Ватанны сакларга, дуслыкка тугрылыклы булырга, яхшы укырга һ.б. Менә укучы дәү апа-абыйлар безгә кызыл галстук бәйлиләр. Мин – пионер!
0