Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Без пионер чакларда

ПИОНЕРИЯ ХАТИРӘЛӘРЕ - №1. "Без пионер чакларда" бәйгесенә

Быргы, барабан тавышы. Линейка. Тезелеп бастык. Бөтенебез бергә тантаналы рәвештә ант бирәбез: Ватанны сакларга, дуслыкка тугрылыклы булырга, яхшы укырга һ.б. Менә укучы дәү апа-абыйлар безгә кызыл галстук бәйлиләр. Мин – пионер!

1970 ел. 22 апрель. Ак алъяпкыч киеп, форма күлмәгенә ап-ак якалар тегеп мәктәпкә киттем. Бүген минем өчен зур бәйрәм иде – мине пионерга алалар. Иң онытылмаслык вакыйга. Бүген минем кызыл йолдызчыгымны салдыралар да, уттай янып торган кызыл галстук бәйлиләр.

Быргы, барабан тавышы. Линейка. Тезелеп бастык. Бөтенебез бергә тантаналы рәвештә ант бирәбез: Ватанны сакларга, дуслыкка тугрылыклы булырга, яхшы укырга һ.б. Менә укучы дәү апа-абыйлар безгә кызыл галстук бәйлиләр. Мин – пионер!

п/л «Романтик», Балтач, 1972 ел

Кызыл галстук һәм пионер антым минем юлдашым булдылар. Арча педагогия училищесын тәмамлагач, Лениногорск шәһәренең 2нче номерлы интернатта өлкән вожатый булып үземнең педагогик юлымны башладым.

п/л «Ландыш», Лениногорск шәһәре, 1982 ел

Бүген дә кызыл галстугым сандыкта. Һәр елны 19 май көнне мин аны алып бәйлим һәм “Һәрвакыт әзер” дип салют бирәм.

Кемгәдер минем язмам кызык булып тоелыр, бу апа “Җиңеләя башлаган” дип тә әйтүче булыр. Тик мин гомерем буе шушы антыма тугры булып яшәдем һәм яшим.


Ильмира Кузьмина,
югары категорияле пенсионер-укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Без пионер чакларда

2
X