Хезмәт

Ялкынлы пионер еллары кайтавазы

Пионерга алган көн бүгенгедәй күз алдымда. Әлеге тантаналы, искиткеч шатлыклы көн тормыш сукмагымны яктыртучы маяк булды.

Чәчләремә чал керсә дә, сиксән яшемне тутырсам да, әле мин төз, алга карап бара алам, димәк, мин яшь, әле мин яшь, күзләремдә шатлыктан яшь!

... Без – сугыш чоры балалары, әтисез үскән балалар биткә ябык, кыска буйлы, сугышта булмасак та, туган илгә килгән авырлыкларны тоеп яшәдек. Мин унынчы сыйныфны укып бетергәнче әтиемнең кайтуын өметләнеп көттем. Аның окопларда язган өчпочмаклы солдат хатларын кадерләп сакладым. Әниемнең таңнан китеп, төнлә генә арып-талып эштән хәлсезләнеп арып кайткан вакытлары әле дә күз алдымда, ятимлек, тол калган хатыннар, балаларын сугышта югалткан картларның сабырлыклары миндә ниндидер сихри көч уятты, бу авырлыкларга каршы изге эшләр һәм бишле билгеләренә генә укырга, эшкә урнашырга, әниемә дарулар өчен акча эшләп, уку белән эшне бергә бәйләп алып барырга сүз бирдем.


Нәзимә Йосыпова,
Куныр авылы мәчете мөгаллимәсе.

 

Кечкенә Нәзимәнең тормышында пионерия нинди борылышларга сәбәп булган? Бу хакта “Хезмәт” газетасыннан укып белә аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: