Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Без пионер чакларда

Гомерлек пионер. Кем ул?

«Пионерия» сүзен ишетү белән безнең буын кешеләренең күз алдына шау-гѳр килеп яшьнәп яшәгән мәктәп еллары килеп басадыр, мѳгаен.

Ә мин үзем ул елларны уйлаганда барлык гомерен пионер тормышына багышлаган һәм бүгенге кѳнгә кадәр «пионер» булып калган Салавыч мәктәбенең ѳлкән пионервожатые Сибгатуллина Җәмилә Абдулловнаны күз алдыма китерәм. Дѳрестән дә, безнең һәм тагын меңләгән баланың мәктәп еллары Җәмилә апа белән бәйле. Алай гына да түгел, без аның канаты астында Туган илне яратырга, әти-әнине, ѳлкәннәрне хѳрмәт итәргә, дус һәм бердәм булырга ѳйрәндек. Күпкырлы талант иясе булган Җәмилә апаның хезмәт юлы 1964 нче елда Салавыч урта мәктәбендә пионервожатый булып башланып китә. Лаеклы ялга чыкканчы үзе сайлаган һѳнәргә тугры калып, яшь буынны тәрбияләүдә зур ѳлеш кертә ул. Нинди генә чаралар, кичәләр оештырмады безнең ѳлкән вожатыебыз! Ул эшләгән дәвердә мәктәптә пионер, комсомол тормышы кайнап тора иде. Аның яңгыратып җырлавы, баянда уйнап пионер җырлары ѳйрәтүләре балачак хатирәләре булып безнең күңелләрдә саклана. Шулай ук оста итеп кичәләр, концертлар алып баруы, спектакльләр ѳйрәтүе, ярышлар, экскурсияләр, тәнәфесләрдә җырлы-биюле уеннар оештырулары да истә әле. Аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Салавыч мәктәбенең Муса Җәлил исемендәге дружинасы Бѳтенсоюз пионер, комсомол оешмаларының почёт грамоталары, Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләре белән еш бүләкләнде. Хәзер инде алар мәктәп музеенда сакланалар. Җәмилә апа үзе дә 1986 нчы елда Муса Җәлил премиясе лауреаты, ә 1997 нче елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Ачык йѳзле, тапкыр сүзле, җыр-уенга һәвәс Җәмилә Абдулловнаны районда гына түгел, башка районнарда, республикада да бик яхшы беләләр. Хәтта чит тѳбәкләрдә дә дуслары күп аның. Сигезенче дистәне вакласа да, бүген дә пионер әле ул: күпчелек эшләрне башлап йѳрүче, тѳрле конкурсларда, спектакльләрдә катнашучы, һәркемгә ярдәм итәргә әзер торучы тиктормас Җәмилә апабызга хәерле гомерләр, сәламәтлек кенә телисе килә.

… Колагымда җыр яңгырый. Җәмилә апа җыры:

Без уяу, без әзер!
Йѳрәкләр һәрвакыт ялкынлы.
Җәлилләр, Алишлар ялкыны
Мәңгелек ут булып балкыды.

Безнең күңелләрдә шул ялкынны кабызган ѳчен рәхмәт Сезгә, Җәмилә апа!


Гѳлназ Фәйзрахманова,
Норма авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Без пионер чакларда