Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Без пионер чакларда

"Пионерга кердем бүген”

Шулай итеп, гәүдәсенең күп өлеше гипстан торган, диванда ятучы Әмир пионер булды. Ә мин, унике яшьлек мәктәп укучысы, үзем пионерга кергәннән дә болайрак сөенгәнемне хәтерлим.

Пионерия сафына керү мәктәптә уку чорында иң истәлекле  вакыйгаларның  берсе иде. Без гаиләдә ике бала үстек. Энем  Әмирнең пионер булу тарихы үзенчәлекле булды. Андыйлар күп түгелдер. Гадәттә,  пионерга керү җыенда (пионерский сбор) үткәрелә. Барыбыз да тезелеп басып торабыз. Пионер вәгъдәсе бирәбез. Ә  энем урында яткан көйгә пионер булды.    Әлеге язмамда мин  аның   пионер булу тарихын шәрехлисем килә.   

Пионерга өченче сыйныфта  укыганда  кабул ителә идек.  1983 нче елның февраль  ае. Энем өченче сыйныфта укый.  Ике айдан  пионер буласы. Малай  кеше тиктормас, шуграк була.  Энем туганыбыз  Фирдәвес белән авыл каршындагы тауга чаңгы шуарга китте.  Алар китеп күпмедер үтүгә,  кып-кызыл булып, сулышы кабып, Фирдәвес кайтып керде: “Әмирнең аягы  әллә нишләде.  Кирегә  борылып калды.  Тагын бер тапкыр иң текә урыныннан гына төшик тә, кайтабыз, дип менгән идек”,-ди.  Без әни белән агач чана алып, шунда чаптык. Әмирне алып кайттык.  Фельдшер килде, аннан Балтач, аннары Казанның 12 нче номерлы хастаханәсе... Аяк бот төбеннән  үк  сынган булып чыкты. Сөяге дә чәрдәкләнгән. Операция ясап, аягын  тимерләр белән тарттырып, Казанда айдан артык яткырдылар. Март ахыры җитте.  Аннан соң күкрәктән аяк очына хәтле  гипска катырып, өйгә кайтардылар. Кыймылдамыйча өч ай урын өстендә ятарга тиеш булды. Аяк борчуы  өстенә  Әмирнең  уку мәсьәләсе дә өстәлде. Пионерга да керәсе ел!  

Укуы җайланды.  Көндәлек  Габдрахманова Асия  апа өйгә  кереп, дәрес темасын аңлатып  чыгып китә. (Энемнең беренче укытучысы Галимова Миңзифа апа ул елны декретта булу сәбәпле, Асия апа укытты)  

Җайлап пионерга керәсе көннәр якынлашты. Энем пионерга керми калырмы  инде, дип мин дә үземчә борчылып йөрим. (Мин бишенчедә укыйм). Бер көнне Асия апа Әмиргә пионерлар турында шигырьләр биреп, пионерларның  тантаналы вәгъдәсен ятларга кушып китте. Ничек итеп мәктәпкә алып барырлар  инде дип тагын борчылдым. Күкрәккә хәтле гипс. Ятып кына тора.  

Көндез  пионер җыены булды, сыйныфташаларын  пионерлар сафына кабул иттеләр. Ә минем елыйсы килә. Энем өйдә ята бит.  Мин мәктәптән өйгә кайттым. Кайтып аз гына торуга, урамнан быргы, барабан  тавышлары  ишетелде. Әби белән тәрәзәгә күз төшерсәк,  капкадан энемне пионерга кабул итәргә  бер төркем пионерлар,  вожатый Ибраһимова Гөлсинә      апа, сыйныф җитәкчесе Асия апа  килеп керәләр. Берсенең кулында пионер әләме,    тагын  барабанчы, быргычы.  Быргы җырлый. Барабанчы  марш уйный. Шулай  өйгә дә килеп керделәр.  

Әбинең сөенеченнән күзләренә яшь килде. Мич артына кереп, елап та чыкты.  Әти-әни эштә. Энем ятлаган  шигырен, ант вәгъдәсен сөйләп чыкты.    

                   “Яңгыр яуса, ява бирсен -

                  Чалт аяз күк миңа бүген.

                  Минем кебек көләч йөзле,

                  Гүя бөтен дөнья бүген.

                 Иң шатлыклы көнем бүген -

Пионерга  кердем бүген!”- дип,  бергәләп  җырлап та алдылар.  Вожатый  Гөлсинә апа  энемнең  муенына кып-кызыл галстук такты.

Шулай итеп, гәүдәсенең күп өлеше гипстан торган, диванда ятучы Әмир пионер булды. Ә мин, унике яшьлек мәктәп укучысы, үзем пионерга кергәннән дә болайрак сөенгәнемне хәтерлим.  Әби дә  бик шат иде. Әти белән әни  эштән кайтканчы энем галстугын таккан көе ятып торды.   

Әлеге укытучылар ул  чорда бала күңеленә шатлык орлыклары салганнарын  аңлаганнардымы, әмма ул вакыйга гомерлеккә  күңелле бер истәлек булып калды.

Əлеге фотода Əмир- отряд советы председателе. Дружина советы председателенə (анысы мин) рапорт бирə.

Əлеге фотода энем уң якта. Сулда- классташы Фəнзил

Əлеге фотода энем Артекта. Икенче рəттə уңнан дүртенче.

                                                                  

   Лилия  Нәкыйпова,

                                                                 Сосна-Көшкәтбаш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Без пионер чакларда