Һәркем үзенең илен яратырга, сакларга бурычлы
«Балтач волонтерлары» төркеме Яңгул урта мәктәбендә югары сыйныф укучылары өчен чираттагы Батырлык дәресе үткәрде.
Шулай ук волонтерлар белән берлектә кыска вакытлы ялга кайткан Раушан Рамазанов укучыларга волонтерлык эшчәнлеге, гуманитар ярдәмнең Ватанны саклаучылар өчен мөһим булуы турында сөйләде, һәркем үзенең илен яратырга, сакларга бурычлы, диде.
Батырлык дәресләре һәр мәктәптә дә үтә һәм аның нәтиҗәсе дә укучыларда уңай чагылыш таба.
Нет комментариев