Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

"Яшәсен әби-бабай!" конкурсында җиңүчеләрдә кунакта (+фоторепортаж, видео)

Ниһаять, бу конкурсыбызда җиңүче Көшкәтбаштан Фәүзия апа һәм Габдрәүф абый Нәкыйповларга вәгъдә ителгән бүләкләребезне тапшыра алдык.

Әле бу очрашу, бу искиткеч күркәм гаилә турында язма газетабызның киләсе санында һәм сайтыбызда соңрак урын алыр. Бүгенгә бу гаиләнең ничек итеп әлеге конкурста җиңү тарихы белән таныштырабыз (бу турыда видеодан карап белә аласыз). Нәкыйповларның башкаларны бик күпкә артка калдырып китүләре кайберәүләрдә "накрутка ясамыйлармы икән" дигән шикләнү уяткан иде. Без Көшкәтбаштан аларның гадел җиңүенә ышанып кайттык, видеоны карагач, сез дә ышангансыздыр. Алга таба да конкурсларыбызда шушылай, бөтен танышларын, танышларның танышларын, туган-тумачаны, бөтен Рәсәйне, хәтта чит илләрне дә "аякка бастырып", актив катнашырлар дип уйлыйбыз. Шулай ук, хөрмәтле укучыларыбыз, сезне дә активрак, кыюрак булырга чакырабыз. Җиңәргә теләүчеләргә Нәкыйповларның "рецепты" әзер, булышмый калмас. Үз чиратыбызда бәйгеләребезгә катнашкан, тавыш биргән һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Яшәсен әби-бабай!”