1 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Кар яуса, көрт баса...
Җиргә ишелеп кар яуса, җәяүле сукмакларын көрт баса. Юк, һич кенә дә үзәк урамдагыларын әйтмим, аларны теге матур трактор эттереп кенә тора. Ә менә аскы-өске урам сукмаклары шул килеш кала. Нариман урамының хастаханәгә илтүче юл сукмакларын әйтеп тә торасы юк, җәяүле юлдан йөрергә, ә шоферлар аны орышып үтәргә мәҗбүр. Яңа...
-
Район мәдәният үзәгенә кергәндә гаҗәпләнмәгез
Терроризм-экстремизмга каршы көрәш юнәлешендә районда төрле чаралар күрелә.
-
Изге Гурий чиркәвенә йөрүчеләр дәшә
Мөхтәрәм райондашлар! Яңа ел белән сезне! Христиан дин кардәшләребез өчен үтеп киткән ел гаять тә куанычлы булды, Чепья авылындагы Изге Гурий чиркәвен төзекләндерүгә бурыч итеп куелган эшләр тормышка ашты. Әлбәттә, әлеге игелекле, изге гамәлләрне башкаруда авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең, оешма-предприятие җитәкчеләренең ярдәме зур булды. Җирле авыл халкы аларга бер рәхмәт әйтсә,...
-
Укучыбыз мөрәҗәгате һәм тәкъдиме
"Башка елларда авыл җирлекләре аша безнең кебек өлкән буын әби-бабаларының кул эшләнмәләре ярминкә-күргәзмәләре оештырыла иде. Быел берничә җирдән белешеп-сорашып карадым, хәбәр-хәтер юк. Безнең гаилә кебек кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр районыбыз авылларында да күп бит ул. Бу ярминкә-күргәзмәләр быел оештырыла микән? Безгә кемгә мөрәҗәгать итәргә. Оештырылса әйбәт булыр иде ", дип...
-
Гөрләп торган югары оч иде... (поэмадан өзек)
Яңгул авылы - шанлы авыл, Тирә-якта аның үз даны. Бу бит - шагыйрь Хәбра Рахман, Герой Гарифуллин Ватаны. Мин дә монда килен булып төштем, Җитмеш бишнең Сабантуенда. Кырык елдан артык гомер иттем, Хис-кичереш чиксез уемда. Нигә әле миңа сөйләмәскә, Данлы югары оч хакында. Сөйләмәсәм, Яңгул иле рәнҗер, Бер үкенеч калыр...
-
Юл-транспорт фаҗигасендә ике бала һәм ике өлкән кеше һәлак булган
31 декабрьдә 12 сәгать 48 минутта бердәм 112 номеры диспетчерлык хезмәтенә Татарстанның Лаеш районында Шәле - Саескан тавы автомобиль юлында үлем очрагы белән юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр алынган.
-
Коррупция рухи-әхлакый проблемага әйләнә бара
Белгәнегезчә, безнең илнең бүгенге көндә сәясәтенең аерым бер юнәлеше булып коррупциягә каршы көрәш тора. Коррупция торган саен җәмгыятебезнең рухи-әхлакый проблемасына әйләнә бара. Безнең җирлектә коррупциягә каршы көрәш "Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының 2015 - 2020 еллар өчен коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында " муниципаль программасы нигезендә алып барыла. Әлеге...
-
"Наз" үзәге укулар оештырды
28 декабрь көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.
-
Гаилә учагы
Гаилә ... Матур кайнар учак, Корыла ул шашып сөюдән. Көн дә назлы кочагыңа алып, Иркәләүдән , янып - көюдән. Гаилә ул - Иң кыйммәт хәзинә, Кирәк түгел алтын - көмешең , Йөргән чакта янда иркәләнеп, Мәхәббәтнең татлы җимеше. Нинди бәхет - Башны күккә чөеп, Гаилә учагын саклавы! Тормыш юлларында очрап...
-
Салат «Забавный Петушок»
Этот салатик подойдет тем хозяйкам, у которых в запасе не так много времени, но есть желание удивить своих домочадцев и приготовить что-то интересное и неординарное.
-
Әниләр мамага әйләнмәсен өчен...
2016-17 уку елына милли мәгарифне үстерү «Юл картасы»н тормышка ашыру максатыннан, район үзәгендәге урта гомуми белем мәгариф оешмаларында тататр сыйныфларын ачу буенча әзерлек эшләре алып барыла.