2016-17 уку елына милли мәгарифне үстерү «Юл картасы»н тормышка ашыру максатыннан, район үзәгендәге урта гомуми белем мәгариф оешмаларында тататр сыйныфларын ачу буенча әзерлек эшләре алып барыла.
Гыйнвар аенда Балтач урта мәктәбе һәм Балтач гимназиясендә, 1 сыйныфка укырга керергә әзерләнүче укучылар белән алып барыла торган хәзерлек курслары эшчәнлеге кысаларында, әти-әниләр белән очрашулар планлаштырыла. Әлеге чараларда барлык әти-әниләр дә актив катнашыр, дип ышанып калабыз. Җыелышларның төгәл вакыты турында мәгариф оешмалары, мәгариф идарәсе һәм район газетасы сайтларында өстәмә хәбәр биреләчәк.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев