Чепьяда  хезмәт һәм хәрби батырлык елына багышланган урам концерты оештырылды
Мәдәният

Чепьяда хезмәт һәм хәрби батырлык елына багышланган урам концерты оештырылды

«Татарстан күге астында» урам концертында Ватан, геройларыбыз турында җырлар, милли көйләр яңгырады

Татарстан Республикасы көне уңаеннан, Чепья мәдәният йорты Татарстан Республикасында хезмәт һәм хәрби батырлык елына багышланган «Татарстан күге астында» урам концерты оештырды.

Концертка Балтач мәдәният үзәге дирижеры Тимербаев Раил Альфред улы һәм Әхтәмова Римма Риф кызы җитәкчелегендәге «Струна» төркеме чакырылган иде. Концертта Ватан, геройларыбыз турында җырлар, милли көйләр яңгырады.

Тамашачылар өчен Татарстанның тарихын, истәлекле урыннарын, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен белү буенча «Минем Татарстан» викторинасы оештырылды. Шулай ук Татарстан флагларын ясау һәм аларга патриотик язулар ясау буенча хәйрия мастер-классы үткәрелде.

Кичә азагында Чепья мәдәният йорты солисты Булат Нәҗиповның дәртле җырлары астында бәйрәм дискотекасы үткәрелде.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Чепья

Нет комментариев