Беренче сыйныф укучылары өчен йөкләнеш атнага 21 сәгать билгеләнгән
Мәгариф

Беренче сыйныф укучылары өчен йөкләнеш атнага 21 сәгать билгеләнгән

Дәресләр расписаниесе фәннәрнең авырлыгы исәпкә алынып төзелә

Беренче сыйныф укучылары өчен максималь уку йөкләнеше атнага 21 академик сәгать тәшкил итәчәк. РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко аппаратында шулай дип белдерделәр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Сентябрь һәм октябрьдә беренче сыйныф укучыларына көненә өч дәрес билгеләнгән. Атнага бер тапкыр өстәмә рәвештә дүртенче - физкультура дәресе үткәрергә рөхсәт ителә.

Ноябрь һәм декабрьдә көндәлек дәресләр саны дүрткә кадәр артачак. Моннан тыш, атнага бер тапкыр бишенче дәрес — физкультура булырга мөмкин.

Дәресләр расписаниесе фәннәрнең авырлыгы исәпкә алынып төзеләчәк. Дәрестән тыш эшчәнлеккә аерым игътибар бирелү ниятләнә.

Беренче сыйныф укучыларына атнага бер сәгать «Мөһим сөйләшүләр» циклыннан дәресләр керәчәк, алар шулай ук «Россия бөркетләре» кече яшьтәге мәктәп укучыларының социаль активлыгын үстерү программасы кысаларындагы чараларда да катнашачак.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев