Чулман елгасы төбеннән өлкән яшьтәге балыкчының гәүдәсен чыгарганнар
Хәвеф-хәтәр

Чулман елгасы төбеннән өлкән яшьтәге балыкчының гәүдәсен чыгарганнар

Һәлак булучыда коткару жилеты булмаган

Коткаручылар Тукай районында Чулман елгасы төбендә өлкән яшьтәге ир-атның гәүдәсен табалар. Моңа кадәр күптән түгел 112 хезмәтенә әйләндерелгән резина көймә турында хәбәр килгән.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, водолазлар елга төбен тикшергәннәр һәм ярдан 120 метр ераклыкта өч метр тирәнлектә ир-ат гәүдәсен тапканнар. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында билгеләп үтүләренчә, һәлак булучыда коткару жилеты булмаган.

Вести Татарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


балыкчы

Нет комментариев