Төрлесе

Казанда яңа рекорд куйдылар

300 килограммлы зур десертны беренчеләрдән булып балалар татып карады

Казанда яңа гастрономик рекорд куелды – чәкчәктән Татарстанның иң зур байрагын ясадылар. Авырлыгы – 300 килограмм, зурлыгы 2 метрга 3 метр булган татлы ризык «Туган авылым» комплексында тәкъдим ителде.

Кичә рекорд кую белән генә чикләнмәде. Рекордны рәсми теркәү тантанасы алдыннан кунаклар милли көйләргә кушылып җырлады һәм биеде.

Бәйрәмгә илнең төрле төбәкләреннән кунаклар килгән. Алар арасында Башкортстан һәм Оренбург өлкәсе вәкилләре дә, ерак Сахалиннан килүчеләр дә булган.

Рекорд рәсми рәвештә Россиянең гастрономик рекордлар китабына кертелде. Ә 300 килограммлы зур десертны беренчеләрдән булып балалар татып карады.

Татар-информ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


рекорд

Нет комментариев