Солтановлар Казанда узган тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнашты
Көн темасы

Солтановлар Казанда узган тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнашты

Солтановларның тормыш кыйммәтләре һәм актив гражданлык позициясе күпләр өчен илһам чыганагы булып тора

Казан Кремлендә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.

Балтач районыннан биредә Солтановлар гаиләсе катнашты.

Солтановы - образовая семья

Илшат Әгләмович һәм Люция Хәмитовна гаиләсе патриотлык, бердәмлек һәм социаль җаваплылык үрнәге булып тора. Гаилә башлыгы волонтерлык эшчәнлегендә актив катнаша, аның фидакарьлеге һәм башкаларга ярдәмгә килергә әзерлеге гаилә әгъзаларын гына түгел, тирә-юньдәгеләрне дә илһамландыра. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән алып бүгенге көнгә кадәр Россия Герое Дамир Исламов исемендәге хәйрия фондының Балтач филиалында волонтер булып эшли, полкларга гуманитар ярдәм күрсәтә.

Тормыш иптәше Люция Хәмит кызы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, балаларга Ватанга мәхәббәт һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияли. Бу эшчәнлектә гомуми эш стажы – 32 ел.

Дети семьи выросли в атмосфере любви к родине и уважения к историческим традициям

Балалары да Ватанга мәхәббәт һәм тарихи традицияләргә хөрмәт атмосферасында үстеләр. Кызлары Илүзә махсус хәрби операциядә катнаша, Донецк госпиталендә хезмәт итә. Ул хәзерге вакытта РФ Хәрби Көчләрендә контракт буенча 2024 елдан медицина ротасының клиник лабораториясе лаборанты вазыйфасында хәрби хезмәт уза, анда ул медицина ярдәме генә күрсәтеп калмый, ә хәрби хезмәткәрләрнең һәм гражданнарның рухи сәламәтлеген дә кайгырта.
     Уллары Илмир РФ Хәрби көчләрендә чакырылыш буенча хәрби хезмәт уза, ил алдындагы бурычын үти. Аның карары гаилә традицияләренең логик дәвамы һәм ата-аналар нигез салган патриотизм чагылышы дияргә кирәк.

 Солтановларның тормыш кыйммәтләре һәм актив гражданлык позициясе күпләр өчен илһам чыганагы булып тора, хәзерге җәмгыятьтә гаилә бәйләнешләренең һәм патриотизмның мөһимлеген ассызыклый.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев