«Водоканал» да эшләрне күрсәтелгән сроктан иртәрәк төгәлләргә тырышачакларын билгеләп үттеләр
Казанның Мәскәү районында 3 сентябрьдә 13 торак йортта, 10 административ бинада, балалар бакчасында һәм хастаханәдә су бирүне вакытлыча туктатачаклар. Бу хакта "Водоканал" хәбәр итте. Чикләү Ямашев урамындагы 1 нче йортны үзәкләштерелгән челтәрләргә тоташтыру белән бәйле.
Суны 3 сентябрьдә 9:00 дән 4 сентябрьдә 6:00гә кадәр сүндерәчәкләр. Чикләүләр Декабристлар, Ленская, Соловецкий Юнг, Тверская, Шамил Усманов һәм Энергетиклар урамнарындагы йортларга кагылачак.
Халыкка алдан ук су алырга киңәш итәләр. Кирәк булганда автоцистернага 231-62-60 телефоны буенча заказ бирергә мөмкин. «Водоканал» да эшләрне күрсәтелгән сроктан иртәрәк төгәлләргә тырышачакларын билгеләп үттеләр.
Вести Татарстан
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев