Сәламәтлек

Алабуга медицина көллиятенә Алексей Каллистов исеме бирелде

Хәзер уку йорты рәсми рәвештә «А. С. Каллистов исемендәге Алабуга медицина көллияте» дип атала

Татарстан Министрлар Кабинеты Алабуга медицина көллиятенә Алексей Семенович Каллистов исемен бирде. Тиешле карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Хәзер уку йорты рәсми рәвештә "А. С. Каллистов исемендәге Алабуга медицина көллияте" дип атала.

Инициатива Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан чыкты. Ведомствога 60 көн эчендә көллият уставына үзгәрешләр кертү йөкләнгән.

Карар Каллистовның төбәктә медицина белемен һәм сәламәтлек саклауны үстерүдәге казанышларын тану билгесе буларак кабул ителде.

Реальное время

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев