Татарстан Республикасы көне уңаеннан Балтачта бик күп бәйрәм чаралары узачак
Җәмгыять

Татарстан Республикасы көне уңаеннан Балтачта бик күп бәйрәм чаралары узачак

‎Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

30 август — Татарстан Республикасы көне уңаеннан районыбызда бик күп бәйрәм чаралары узачак. ‎Бәйрәм чаралары бүген – 28 август көнне старт ала.

Бүген «Балтач» ял паркында 19:00 сәгатьтә кичке концерт булачак. ‎Программаны Казаннан килгән популяр артистлар һәм район сәхнә осталарының уртак концерты бизәячәк. Сезне ретро хитлардан алып заманча эстрадага кадәр матур җырлар һәм дәртле бию көйләре көтә. 

‎29 август көнне бәйрәм «Сабантуй» ял паркында спорт ярышлары белән дәвам итәчәк:

  • ‎10:00 — «Маяк» җәмгыяте призына 2010 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында татарча көрәш ярышлары узачак.
  • ‎11:00 — «Балтальон». Каршылыклар белән узыш (Гонка с препятствиями). Биредә Балтач шәһәр җирлеге һәм авыл җирлекләре командалары үзләренең җитезлеген, физик әзерлеген һәм бердәмлеген күрсәтәчәк.
  • ‎12:30 — ат чабышлары. Ярышлар «Сабантуй» ял паркының ат спорты өчен махсус әзерләнгән болынында узачак. 

‎Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


бәйрәм

Нет комментариев