Җирле үзидарә органнарының вәкаләтләре региональ дәрәҗәгә тапшырыла
Татарстанда 1 сентябрьдән муниципаль торак контроле бетерелә. Бу хакта «Закон үз көченә керде» рубрикасында Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җирле үзидарә органнарының бу өлкәдәге вәкаләтләре региональ дәрәҗәгә тапшырыла. Үзгәрешләр республика законнарын федераль нормаларга туры китерү белән бәйле.
Сүз, аерым алганда, 2026 елның 20 февралендәге 23-ФЗ номерлы Федераль законның 1 сентябрьдән муниципаль торак контролен бетерүне күздә тоткан нигезләмәләре турында бара.
Татар-информ
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев