Хәвеф-хәтәр

Казанда янгында биш кешене коткарганнар

Янгынның сәбәбе ут төртү булырга мөмкин

Янгын төнлә Бертуган Касыймовлар урамындагы коридор тибындагы йортның дүртенче катындагы бүлмәдә килеп чыккан. Янгын турында хәбәр 00:54тә килде.

Бинада кулланышта булган әйберләр, шул исәптән матрас, шулай ук бүлмәнең эчке өлеше янган. Янгын мәйданы 5 кв. метр.

Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җиткәннәр һәм биш кешене коткарганнар. Тагын 55 кеше, биш баланы да кертеп, бинадан мөстәкыйль рәвештә чыгып киткән.

Янгынны 01:30 да тулысынча сүндерделәр. Зыян күрүчеләр юк. Беренчел мәгълүмат буенча, янгынның сәбәбе ут төртү булырга мөмкин.

Вести Татарстан


янгын

Нет комментариев