Рәҗәп Бәдретдиновның «Томан тозагында» китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды.
Җәмгыять

Рәҗәп Бәдретдиновның «Томан тозагында» китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды.

Китапны тәкъдим итү кичәсендә авторның иҗатташ дуслары, остазы, каләмдәшләре катнашты

Арча шәһәрендә язучы, прозаик, әдәбият галиме Рәҗәп Бәдретдиновның «Томан тозагында» китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды.

Үзәк китапханәдә уздырылган бу чарада төбәкнең каләм тирбәтүчеләре, татар теле укытучылары, китапханәчеләре, музей хезмәткәрләре, мәктәп җитәкчеләре, районның хәрби оешма вәкилләре катнашты.

Китапны тәкъдим итү кичәсенә автор белән аның иҗатташ дуслары, остазы, каләмдәшләре дә кайткан иде. Алар китапның мөһимлеген, яратып укылуын, андагы вакыйгаларның укучыга тәэсирен, камил эшләнешен, геройларның батырлык кылулары белән беррәттән кеше булып калуларын җылы итеп сөйләделәр.

Китапханә хезмәткәрләре әсәрдән өзекләр укыдылар. Кичә эчтәлегенә туры килә торган матур җырлар башкардылар. Китап тәкъдим итү кичәсеннән һәркем канәгать калып, Рәҗәп Бәдретдиннең култамгалы китапларын кулларына тотып таралышты.

Фото: Татарстан язучылар берлеге


Нет комментариев