Республика аграрийлары 3 млн тонна ашлык җыйдылар
Авыл хуҗалыгы

Республика аграрийлары 3 млн тонна ашлык җыйдылар

Иң югары уңдырышлылык гектардан 40 центнердан артык

Татарстанда урып-җыю кампаниясе 78%ка үтәлгән инде. Бу вакытка игенчеләр 3 млн тонна ашлык суктырганнар, гектардан уртача уңыш 35,3 центнер тәшкил итә.

Бөртекле культуралар 861 мең гектар мәйданда җыелган. Кырларда хәзер 3,1 мең ашлык җыю комбайны эшли.

Иң югары уңдырышлылык Аксубай, Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә һәм Тәтеш районнары хуҗалыкларында   — гектардан 40 центнердан артык.

Вести Татарстан

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев