Балтач атлары республика ярышларында призлы урын яулады
Җәмгыять

Балтач атлары республика ярышларында призлы урын яулады

«Мисс Татарстан» кушаматлы ат узышта 1 урын яулады һәм 500 мең сум акчалата бүләккә лаек булды

Республика көне уңаеннан башкалада узган ат ярышларында «Татарстан» хуҗалыгының «Мисс Татарстан» кушаматлы аты 3 яшьлек чиста токымлы бияләр арасында 1800 метр узышта 1 урын яулады һәм 500 мең сум акчалата бүләккә лаек булды. Бу зур җиңү команданың көчле әзерлеген һәм атларның югары дәрәҗәдәге сыйфатын күрсәтте. 

Шулай ук, «Клеопатра Афина» кушаматлы ат (җайдаклары Терентьев Дмитрий, Могамет Капушев)  2 урын яулады.

Республика көне уңаеннан узган бу спорт чарасы — Татарстанның ат спорты традицияләрен саклап калу һәм үстерүгә зур өлеш кертүче әһәмиятле вакыйга булды. 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев